Чисталыкта яшик

2012 елның 24 августы, җомга
Чисталыкта яшик
Район хакимиятендә хезмәт күрсәтү оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Ул, нигездә, поселокны һәм авылларны чиста тоту һәм төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гаффаров алып барды.
Авыл безнең уртак йортыбыз һәм аны тәртиптә тоту безнең төп бурычыбыз. Апрель-май айларында үткән санитар икеайлык дәвамында шактый күләмле эшләр башкарылды. Әмма ни кызганыч, кайбер оешмалар, шәхси йортларның хуҗалары бу чараларны вакытлыча дип кенә аңлыйлар булса кирәк. Ни өчен дигәндә алар үз җирлекләрендә чисталыкны һәрдаим сакларга кирәклекне онытып җибәрәләр. Йорт яны территорияләрендә чүп үләннәре чабылмый, чүп кая кирәк шунда ташлана. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе аеруча ассызыклап әйтеп узды һәм андыйларга карата штраф санкцияләрен киңрәк кулланырга кирәклеген искәртте. Киңәшмәдә билгеле булганча якын көннәрдә район үзәгендә һәм җирлекләрдә кабаттан планлаштырылган санитар атналыклар оештырыла башлаячак.
 
 
УЛ–ХУҖАЛЫКНЫҢ ТОТНАГЫ
Хуҗалыкның тотнагы, диләр андый фидакарьләр турында. Фәнил Сибгатуллин менә 35 ел инде руль артында. “Рассвет”, “Яңа Арыш” хуҗалыкларында күп еллар эшләгән. Инде менә “Азык-төлек корпорациясе”ндә хезмәт куя. “ГАЗ-53”не дә, башка төрле машиналарны да иярләгән ул. Хәзер озак еллар “КамАЗ”да эшли. Нинди җаваплы рейс бар, Фәнилне шунда җибәрәләр. Чөнки машинасы һәрвакыт төзек, юлга чыгарга әзер. Кышкы айларда терлекләргә патока ташый, язга таба ашлама алып кайта. Ә иң яратып башкарган эше урып-җыю чорында ашлык ташу инде. Икмәк өчен көрәштә үзенең дә саллы өлеше булу белән горурлана ала ул. Быел Фәнил Сибгатуллин 1100 тоннадан артык ашлык ташыган.
Рәсемдә: Фәнил Сибгатуллин.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ фотосы.
 
 
 
 
Эзләсәң эш табыла
Төрле сәбәпләр аркасында эшләрен югалткан, мөстәкыйль рәвештә яңа хезмәт урыны таба алмаган күп кенә балыкбистәлеләр ярдәмгә өметләнеп район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәләр. Бу өметләр нигезсез түгел инде. Нәкъ менә бу оешма җирле дәрәҗәдә эшсезлек мәсьәләләрен хәл итәргә бурычлы бит.
Сүз дә юк, кешеләрне эшкә урнаштыруга бәйле проблемаларны бер селтәнүдә генә хәл итеп булмый. Шуңа карамастан, район мәшгульлек үзәгендә сезне игътибар белән тыңлыйлар,   консультация, киңәш бирәләр, вариантлар тәкъдим итәләр, мөмкинлек булганда эш табарга булышалар. Күп нәрсә эшсезнең инициативасына, максатчанлыгына, үзгәреп торган дөньяга яраклаша белүенә бәйле.
Эшсезләрне башка һөнәрләргә укыту эш табуның бер варианты булып тора. Сер түгел, безнең районда күп кенә һөнәрләр хәзерге вакытта бөтенләй кирәк түгел,ә кайберләре кирәгеннән артык. Шул ук вакытта икътисад һәм социаль сфераның кайбер тармакларында кадрлар җитешми. Бу очракта һөнәрне алмаштыру отышлырак инде. Балыкбистәлеләр әлеге вариантны активрак файдалана башладылар.
–Быел 24 кеше Казанның уку үзәгендә һәм көллияттә укыдылар. Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәк булган монтажник, электр–газ белән эретеп ябыштыручылар, ЭВМ операторлары, шофер һөнәрләрен үзләштерделәр,-ди район мәшгульлек үзәге начальнигы Р.Гарифуллина.–Хәзер ПК- 85тә кыска сроклы механизаторлар әзерләү курсларына укучылар җыю бара. Дистәгә якын кешедән гариза керде инде. Кайберәүләр эш эзләп тору урыннарын да үзгәртәләр. Мәсәлән, өч балыкбистәле безнең үзәк аша Казан депосына кондукторлар булып урнаштылар Әле күптән түгел 17 кеше яңа ачылган “Пятерочка”, “Колорит” кибетләренә урнаштылар. Ике кеше почтада даими эш тапты. Җәй көнне сезонлы эшчеләргә ихтыяҗ арта. Бүгенге көндә 25 кеше “Кама” агрофирмасында, икмәк кабул итү предприятиесендә, кирпеч заводында эшлиләр. Моннан тыш 180 нән артык кеше авыл җирлекләрендә җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәләр. Бу да билгеле дәрәҗәдә проблеманы хәл итү юлы булып тора.
 Сүз дә юк, эшсезлек проблемасы районның икътисадый, социаль үсешенә турыдан–туры бәйле. Соңгы елларда бу юнәлештә уңай якка үзгәреш сизелә. Ә бу проблеманың әкренләп хәл ителүенә өмет уята.
 
В. РОДИОНОВ.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International