ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

1 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районына “ Өлкәннәр көне” белән хөрмәтләү йөзеннән, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Зарипова Эльмира Әмир кызы килде.


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

“Кама-Агро”хуҗалыгы җитәкчесе Марат Мингалиев безне: “Бу егетебез бер үзенә ике трактор белән идарә итә” дип таныштыргач, бер мәлгә, ничек алай буламыни, дип аптырап калдым. 


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Кулон-Агро” хуҗалыгының терлекчелек комплексында булганда безне шәһәр жирендә үскән, бүгенге көндә хуҗалыкның яшь савым остасы Гөлназ Шәфыйкова белән таныштырдылар.

Район мәдәният йорты каршында Илгизәр Җәләлов җитәкчелегендә эшләп килүче “Әкият” курчак театры коллективы “Изгелек атнасы” кысаларында Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” балалар приютында булып кайтты.

Районыбыз биләмәсендә яшәүче ун меңгә якын пенсионерның бүген 2412 се “Хезмәт ветераны” исеменә ия.

22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бәхет... Мәхәббәт... Тугрылык...

Бу сүзләрдә бәхетле яшәүнең сере яшерелгән. Матур, тигез, гомер кичереп, тәрбияле балалар үстерү – бәхет шушы була түгелме соң?!

Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

18 сентябрьдә  Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтов Мирзахан Әхмәт улын 90 яшьлек  юбилее белән котладылар.


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

Күки халкы үзенчәлекле халык. Бу авыл гомер- гомергә үзенең балта осталары, чана ясаучылары белән үзгә танылып яшәгән төбәк. Хәзерге вакытларда көнкүреше белән күпләргә үрнәк булырлык. Тырыша-тырмаша тормыш алып бара. Каралты- курасын яңарта, дистәләгән хуҗалык абзар тутырып эре мал тота, сөт-ит продукциясен, яшелчәсен, бәйләгән әйберен базарга чыгарып сата, акча керемен тулыландырып тора. Кыскалап әйткәндә, гөрләтеп кенә, сыкранмыйча, сукранмыйча яшәп ята. Бер җитди проблемалары да булмаса икән лә, ни кызганыч, авылда яшьләр азая, мәктәпкә укырга йөрүчеләрнең саны кимүгә бара. Хәзерге вакытта тулы канлы тормыш белән кайнаучы мәктәпнең киләчәктә урта мәктәп дәрәҗәсен югалтмаячагын гарантияләү кыенрак.

Узган ел хуҗалыкларыбыз тугыз мең гектардан артык мәйданда көзге чәчү үткәргән иделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International