#Игелек көнендә ана капиталына сертификат тапшырылды

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бәхет гаиләдә туа! Яратудан гына җирдә бәхетле бала туа!

“Көзнең игелек атнасы” кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат тапшырылды. #Игелек көнендә мәдәният йортына бәхетле әти-әниләр һәм аларның сабыйлары килде.

Пенсия фонды җитәкчесе Валеева Минзия Госман кызы яшь әниләрне истә калырлык матур көн белән тәбрикләп, һәрберсенә ана капиталына сертификат тапшырды.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Венер кызы Каримуллина матур гаиләләргә тынычлык, игелек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм кичәсе азагында районыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән музыкаль концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International