Бәхет... Мәхәббәт... Тугрылык...
Бу сүзләрдә бәхетле яшәүнең сере яшерелгән. Матур, тигез, гомер кичереп, тәрбияле балалар үстерү – бәхет шушы була түгелме соң?!
Бүген үзләренең гаилә бәйрәмен, Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, бер-берсенә зур мәхәббәт һәм күңел тулы хөрмәт белән Владислав һәм Алсу Елисеевлар каршы ала. Гади генә бәйрәм түгел, ә “көмеш туе” бүген аларда!
Йөзләрендә серле елмаю белән алар бер-берсенә инде балачактан ук гашыйк бубулары турында сөйлиләр. Бәләкәй чакта ук Владислав Алсу исемле кечкенә кызны яклый торган булган.
25 ел авырлыкларны да бергә узып, кечкенә генә “җиңүләргә” дә бергә сөенергә өйрәнделәр алар. Ә бүген алар үз җимешләрен татыйлар – батыр ул һәм сылу кыз үстерәләр.
Бүген Елисеевлар гаиләсендә кабат туй, гади генә түгел, ә көмеш туй. Беренче туй көнендәге кебек, бәхетле мизгелләрне уртак итеп бүлешү өчен күп дуслар җыелды, хәтта шахитлар да.
“Бәхет гаиләдә туа”! Һәрбер гаиләдә дә тирән мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре биләп алып яшәсә иде дип теләп калабыз.