1 октябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районына “ Өлкәннәр көне” белән хөрмәтләү йөзеннән, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министры Зарипова Эльмира Әмир кызы килде. Беренче чиратта, делегация Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесе,мәгариф бүлеге,социаль яклау бүлеге,мәдәният бүлеге тырышлыгы тарафыннан эзерләнгән “ Көзге ярминкә”күргәзмәсенә юнәлделәр.
Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар, “ Без Казанны сайлыйбыз “ дигән акция уздырдылар. Бу акция халык арасында 200 һәм 2000 лек купюралар эчендә Казан шәһәре сүрәте булуын популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Акция барышында аңлату эшләре алып барылды. Инструкция буенча күп кенә хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкән буын кешеләре бик теләп үзләренең тавышларын бирделәр.
Район мәдәният йортында” Өлкәннәр көне” уңаеннан концерт узды.Залда утыручы барлык өлкәннәрнең иң дулкындырган мизгеле, ишетергә теләгән рәхмәт сүзләре хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызыннан көтелде.Эльмира Әмир кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады:
- Гадәттәгечә беренче октябрьдә өлкәннәрне хөрмәтлибез.Хезмәт казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә,- дип билгеләп үтте. Ирекле тормыш , якты киләчәк , яшь буыннарга бүләк иттегез. Гореф – гадәтләребезне саклап калганыгыз өчен бурычлыбыз һәм сезнең алда баш иябез,- дип өстәде Эльмира Әмир кызы.