Балык Бистәсе “Акчарлак” балалар приютына әкият килде

2016 елның 23 сентябре, җомга

Район мәдәният йорты каршында Илгизәр Җәләлов җитәкчелегендә эшләп килүче “Әкият” курчак театры коллективы “Изгелек атнасы” кысаларында Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” балалар приютында булып кайтты.

Балалар “Әтәчкәй–алтын кикрик” әкияте буенча куелган спетаклне бик яратып карадылар. Җәнлекләрнең әтәчне хәйләкәр төлкедән коткаруын бик кызыксынып күзәттеләр.  Дус, тату булганда барлык авырлыкларны җиңеп булуын аңладылар.

Балалар да, тәрбиячеләр дә  артисларның тагын килүләрен сорадылар.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International