Ике техника хуҗасы Балык Бистәсендә яшәүче Җәүдәт Мөхәммәтҗанов булып чыкты. Егетнең үз хезмәтенең чын остасы булуы хакында , аның элек 7 нче механикалаштырылган күчмә колоннасында хезмәт куйган елларында да ишеткәнем бар иде. Аның анда да күп төрле куәтле тракторларда эшләве, үзен бары тик яхшы яктан гына танытуы мәгълүм. Иңендә 37 еллык механизаторлык күнекмәсе булган хезмәт сөючән тракторчыны бирегә чакырып ялгышмаганнар җитәкчеләр. Ул соңгы ике елда биредә кыр эшләрендә катнаша. Әле менә без килгәндә дә печән төйи торган тракторын куеп, озак вакытлар тик торган К-700 ны сафка бастыру мәшәкатьләре белән йөри иде. Көпчәкле трактор белән көненә 7-8 гектар җир эшкәртеп кыйммәтле вакытны әрәм иткәнче, бу куәтле техниканы төзәтеп туңга сөрүдә югарырак нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куйган Җәүдәт. Яз айларында да туфрак әзерләү-тырмалау, культивация кебек җаваплы чараларда матур хезмәт күрсәткән. «Булдыра, бар эшкә җитешә ул», - ди белгечләр Җәүдәт турында.