18 сентябрьдә Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтов Мирзахан Әхмәт улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы,Татарстан Президенты карамагындагы мәдәният үсешенә ярдәм Фонды башкарма директоры Хашимова Нүрия Миннәхмәт кызы, халыкны социаль яклау бүлеге житәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы, шулай ук Ямаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Багавиев Алмаз Әхкәм улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Ибраһимов Илнур Галим улы , Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Зарипова Эльмира Әмир кызы һәм Хашимова Нүрия Миннәхмәт кызы, юбилярга саулык –сәләмәтлек,иминлек һәм тынычлык теләп Россия Президенты исеменнән рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.