Районыбыз биләмәсендә яшәүче ун меңгә якын пенсионерның бүген 2412 се “Хезмәт ветераны” исеменә ия.
Соңгы елларда район оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга китүчеләр арасында бу исемгә ия булучылар саны арта башлаган. Гомумән алганда хөрмәтле ветераннарның күбесен мәгариф, мәдәният һәм сәнгат тармакларында эшләүчеләр били. Бу ел башыннан районда 34 кеше бу исемгә лаек булган.