Күки халкы үзенчәлекле халык. Бу авыл гомер- гомергә үзенең балта осталары, чана ясаучылары белән үзгә танылып яшәгән төбәк. Хәзерге вакытларда көнкүреше белән күпләргә үрнәк булырлык. Тырыша-тырмаша тормыш алып бара. Каралты- курасын яңарта, дистәләгән хуҗалык абзар тутырып эре мал тота, сөт-ит продукциясен, яшелчәсен, бәйләгән әйберен базарга чыгарып сата, акча керемен тулыландырып тора. Кыскалап әйткәндә, гөрләтеп кенә, сыкранмыйча, сукранмыйча яшәп ята. Бер җитди проблемалары да булмаса икән лә, ни кызганыч, авылда яшьләр азая, мәктәпкә укырга йөрүчеләрнең саны кимүгә бара. Хәзерге вакытта тулы канлы тормыш белән кайнаучы мәктәпнең киләчәктә урта мәктәп дәрәҗәсен югалтмаячагын гарантияләү кыенрак.
Бүген сүзебез башкада. Авылның матур киләчәгенә өмет иткән хәлдә, җирлектә барган матур яңарышларга тукталырбыз. Дәүләти Программаларның берсе кысаларында мәктәп янәшәсендә заманча спорт мәйданчыгы ачтылар Күкидә. Күкилеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Илһам Валеев, күренекле авылдашлары, танылган эшмәкәрләр Марат Фәсхиев, Илһам Бәдретдинов та килгән иделәр. Марат сүзләре белән әйткәндә: “Билләһидер, ятып уйнарсың бу йомшак чирәмле җиргә. Мәктәп укучылары, авыл яшьләре өчен искиткеч спорт белән шөгыльләнү урыны.Мөмкинлекләре шаккатмалы. Авылыбыздан танылган спортчылар чыгар дигән өметкә тулы ышаныч бар монда”.
Районыбыз хуҗасы, башка кунаклар да әлеге чарага кагылышлы тәбрикләү сүзләрендә мәйданчыкның яшьләр белән тулып торуын, аның сәламәтлек учагына әверелүен теләделәр. Мәктәпнең яңа директоры булып билгеләнгән Халидин Әхәтов республика, район җитәкчелеге адресына рәхмәтле җавап сүзен ирештерде. Әлеге универсаль мәйданчык районыбыздагы ишләренең уникенчесе булып файдалануга тапшырылды.
Вазыйх Фатыйхов.