ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Рафаэль Шафыйковның “Марат” фермерлык хуҗалыгы Котлы Бөкәш зонасында көйле эшләүчеләрдән исәпләнә. Бүген ул 320 гектар җир эшкәртеп көн күрә, 60 авылдашының җир пайларыннан файдалана.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Безнең районда менә берничә ел инде җәмәгать тәрбиячеләре институты эшләп килә. Бүгенге көндә ул 12 тәрбиячене берләштерә. Алар арасында төрле һөнәр вәкилләре бар. Җәмәгать тәрбиячеләре ата-аналарга хокук тәртибе бозган балаларын тәрбияләүдә, дөрес юлга бастыруда булышалар.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә районыбызның тагын ике авылында “өй туйлары” уздырдылар. Беренчесе–Яңа Арыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. Икенчесе исә, Ямаш авылында заманча Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.


17
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Узган җомга көнне район администрациясенең актлар залында Балык бистәсе урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, дәүләт органнары хезмәткәрләре катнашында семинар-киңәшмә булып узды.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, “Зө-Ләй-Лә” группасындагы өч кызның берсе Зөлфия Вәлиеваның Балык бистәсен үзенеке, үз районы тоеп санавын, яшермим, зур бер горурлык белән кабул иттем.


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Терлек асрау элек-электән халык өчен өстәмә табыш чыганагы булып тора. Ә авыл җирлекләрендә күпләр бары тик сыер тотып, сарыклар асрап көн күрәләр.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Россия Эчке Эшләр Министрлыгы “Халык участковые–2013” Бөтенроссия конкурсы игълан итте. Өченче тапкыр үткәрелә торган конкурсның төп максаты–халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, полиция участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында җәмгыятьтә уңай фикер формалаштыру.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Соңгы елларда районыбызның сәнгать коллективлары матур уңышлары белән сөендереп кенә торалар.

9
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Бибишәмсия әби  Мөбәрәкшинага  бу көннәрдә  100 яшь тулды.

4
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Күптән түгел генә Татарстан Югары Суды  районыбызда туып үскән Айрат Шәриповның (исем, фамилиясе үзгәртелеп бирелә)  аппеляция  жалобасына  кагылышлы материалны карады һәм  аны 10 ел да 6 айга  каты режимлы төзәтү колониясенә  ирегеннән мәхрүм итү турындагы район суды карарын көчендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International