Ул Бистәне сагынып кайта

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан республикасының атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты, “Зө-Ләй-Лә” группасындагы өч кызның берсе Зөлфия Вәлиеваның Балык бистәсен үзенеке, үз районы тоеп санавын, яшермим, зур бер горурлык белән кабул иттем.

Әйдүк, аның хакында сүзебезне асылыннан башлыйк. Зөлфиянең әтисе Наил районыбызның Хутор авылыннан, җырга-моңга гашыйк, гармунчы, баянчы әлеге якташыбыз турында да озаклап бәян итәргә мөмкин булыр иде. Гомерен агач эшенә багышлаган, дөлгәрлек иткән Наилнең бүген башы югары: теләге тормышка ашуына сөенеп туя алмый–Зөлфиясе билгеле сәнгать кешесе булып танылырга өлгергән, оныгы Кәрим дә инде өздереп баянда уйный.

–Казанның Химиклар мәдәният сараеннан ерак түгел йортта яшәдек. Әнием дә, әтием дә җыр, музыка, тамаша яраталар, җырлыйлар. Әтием һәр елны Яңа ел бәйрәмендә әлеге мәдәният сарае бакчасында халыкка гармун уйный, җырлата, биетә иде. Бармаклары салкыннан өшеп бетә, әмма ул азарттан чыга алмый газаплана. Берзаман аны әни ачулана башлый. Шулвакыт әти уйнавын дәвам итеп өйгә юл ала. Аның артыннан халык калмый. Әти уйный да, уйный. Күпме еллардан соң да шушы бәйрәмнең җылысын тоям, хисләрем белән ул көннәргә еш кайтам,–дип искә ала Зөлфия.

Искә ала дигәннән, Хутор авылында еш булып, анда әбисе Гайнелхаят җылысын тоеп, урам чирәмнәрендә тәгәрәп, җиләк-чикләвек җыеп, көтү каршылап үскән бала булуын еш телгә ала ул.

–Әле дә кайтабыз Хуторга. Минем монда эчеп үскән суым тәме, татлы балачагым хатирәсе саклана. Аның шундый матур табигатен җырларга саласы килә,–ди Зөлфия.

Ул бүгенге татар эстрадасында сәхнә тоткан берничә дистәләгән популяр җырларның көй авторы да. “Зө-Ләй-Лә” төркеме (шәхсән, үзе дә аның җырчысы) Зөлфиянең шактый җырларын башкара. Төркемнең соңгы вакытлардагы популярлыгын, алар катнашындагы клипларны караганнан соң, “Җан ярам” җыры белән “Алтын Барс”ка лаек булуын күзаллаган хәлдә, Зөлфияне эстрада җырчысы буларак кабул итүчеләр дә бихисап. Әмма ул үзен беренче чиратта Тинчурин артисты итеп саный: Зөлфия Вәлиеваны тамашачы “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр, “Яңадан мәхәббәт турында” спектаклендә Адилә, Т.Гыйззәтнең “Башмагым”да Сәрвәр, Ф.Бүләковның “Кызлар нигә елый”ында Зөлхиҗә буларак үз итә, таный, бәһали, аңа мөкиббән-гашыйк яши. Рольләре өчен төрле мәртәбәле премияләргә лаек булган артист ул. “Сүнгән йолдызлар” спектакле тамашачыга илебезнең күпме шәһәрләрендә, башка илләрдә 10 елдан артык тәкъдим ителә. “Спектакль тәмамлангач залда берникадәр тынлык торды, ә аннан тамашачы күз яшен сөртте, соңыннан берничә минутлар буена алкышлау агылды”,–дип яза тинчуриннар турында Санкт-Петербург шәһәре газеталарының берсе. Ә төп рольдә әлеге дә баягы Зөлфия Вәлиева. Дөрес, берүк вакытта эстрада һәм драма артисты булу, иң кыйммәте, югары дәрәҗәңне саклау аңа җиңел генә бирелмидер. Әмма андагы ихтыяр көче, кодрәт, омтылыш, туар көнгә олы ышаныч аны күкләрдән иңгән сәнгати фәрештә сыман йөртә. Аңа ышаналар, төп рольләрне тапшыралар икән, димәк ул ышанычны аклаган, аклый, аклаячак. Сәнгать белән бәйле уку йортларында биш белгечлек алып чыгуы да аның өстенлекле сыйфатларының чагылышы түгелме соң?! Күбрәк классик әсәрләргә тартылуын да аның челтерәп аккан аһәңле тавышына, сәхнә осталыгына бәйләп аңлату шәйдер. Аның артист буларак камиллеге, образларны югары дәрәҗәдә тамашачыга җиткерә белүен, кирәк чакта күз яше тамыза алуын, икенче бер мизгелдә елатып көлдерүен, Зөлфиянең табигый таланты буларак кабул итми мөмкин түгел. Бер яклы гына түгел, күпкырлы талант ул Зөлфия. Аңа бирелгән дистәләгән Мактау кәгазьләре дә шул хакта сөйли. Аның күңел күзе белән илаһи мәгарә биеклегенә күтәрелеп, шундагы матурлык, хәзинәне янәшәдәгеләргә өләшә белүе дә олуг мәртәбәләргә лаек. Әнә ул рәсем ясый: чын художник күзлегеннән карый белә ул тирә-юньгә! Картиналары чынбарлык көзгесе гүя! Әнә ул калиграфия шрифтлары белән бизәлгән Тинчурин театрындагы фотосурәтләр! Чигүле иҗат җимешләре күз явын алырлык. Зөлфия зур концертлар, “Алтын мөнбәр” мөселман  киносы фестивален алып баручы да! “Язмышлардан узмыш юк” телевизион фильмында Алинәнең образын күзаллагыз әле. Ул буй-сын, төс-кыяфәт, дикция, сөйләшү манеры?! Ул сәхнә өчен яратылган! Инде шулай диеп, аның иҗатына тәгаҗҗеп кылып, язмама нокта куяр мәлдә Зөлфиянең тагын бер күңел биләмәсенә күз салмыйча мөмкин булмады. Ике бала анасы, өченчегә фаҗигале төстә вафат булган энесенең кызын тәрбия кылганнар. Ул чын хуҗабикә дә икән бит әле. Безнең тарафлардан өенә аталып киленмәсә дә, ире Тәлгать кайтышына пирог, өчпочмаклары пешкән, чәе кайнаган иде аның.

–Бистә әбидән аш-суга өйрәндем. Камыр ашларын яратып пешерәм, токмачын басам,–диде Зөлфия.  Бистә сүзен ишеткәч, кабаттан бер югарылыкка күтәрелеп, якташыма уңышлар теләп юлга кузгалдым. Горурый хисләрдә!

Вазыйх Фатыйхов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International