Аяныч юл, ачы язмыш...

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Күптән түгел генә Татарстан Югары Суды  районыбызда туып үскән Айрат Шәриповның (исем, фамилиясе үзгәртелеп бирелә)  аппеляция  жалобасына  кагылышлы материалны карады һәм  аны 10 ел да 6 айга  каты режимлы төзәтү колониясенә  ирегеннән мәхрүм итү турындагы район суды карарын көчендә калдырылды.

 Ун ел ярым, каты режимлы  колония!? Айратны менә шундый  аянычлы, ачы язмыш көтә. Моңа аны нинди гамәлләре  китереп җиткергән соң?  Аның үткән гомер юлы хакында энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп сөйләү үзмаксат түгелдер бу очракта. Шаһитлар күрсәтмәсеннән мәгълүм булганча,  начар характерланмый ул.  Гаиләсе, яшь балалары бар, әти-әнисенә булышып яшәгән. Әмма, соңгы еллардагы тискәре мохит, кара бизнес үз упкынына  тиз бөтереп алган Айратны. Наркотик  куллана башлау нәтиҗәсе–ул 2012 елдан  врач-нарколог учетында тора башлый. Аннан бу  бәйлелек аны наркотик средстволарга,  аларны сатучыларга якынайта. Ул  үзенең  ычкына алмаслык ятьмәгә эләгүен абайламый да кала булса кирәк: наркотик матдәләр куллану белән бергә сату  шөгыленә дә алына. Монысы белән авыр һәм аеруча авыр җинаять юлына баса.  Органнар тарафыннан контрольгә алынган чираттагы махсус заказлы “клиент”ның  визиты Айрат өчен инде соңгысы була. Тамгалы акчалар, аннан ул “клиент”ына сатып җибәргән героин да  аның закон каршында җинаять кылганлыгын исбатлаучы  дәлил чыганагы булып торалар. Моннан тыш, оператив эзләнү группасы хезмәткәрләре  район үзәгендәге әти-әнисе яшәгән йорттан 22 граммга якын яшерелгән героин табып алалар. Менә шулай итеп бу җинаять тарихына нокта куела, җинаятьче катгый җәзасын ала, бәхеткә каршы дип әйтергә кирәк–күпме доза  наркотик  фаҗигале  җаннарга барып җитми кала.

Ак үлем афәте белән бәйле әлеге очрак башкаларга, ялгыш адымга баскан, әмма әле акылына килергә соң булмаганнарга ачы сабак булса иде.  Шаярып кына  башланып киткән мавыгуларның  азагы кайчан да булса барыбер аяныч тәмамланганын аңлап та, төзәлергә җөрьәт итә  алмаганнар колагына шуны  җиткерәсе килә: әле соң түгел, бүген бу юнәлештә эшләүче реабилитацион үзәкләр андыйларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, профилактик чаралар күрергә, булышырга әзерләр. Янәшәдәге наркоманнар, наркотик матдәләрне җитештерүчеләр, аларны сатучыларны күрмәмешкә салынуларыбыз, аларга  битарафлык күрсәтүебез, шулай ук гафу ителмәслек хәл түгелме соң?! Район эчке  эшләр бүлеге, прокуратура  телефоннарын җыеп бер хәбәр салу да җитә бит, югыйсә. Инде монысына батырчылык җитми икән, бүгенге көндә хакимият, Пенсия фонды,  автовокзал, хастаханә, барлык хокук саклау органнарында, суд биналарында  һәр төрле мөрәҗәгать, хәбәр өчен махсус ящиклар куелган. Анонимлык  гарантияләнә. Кыскасы, халык әйтемендәгечә: “Ил төкерсә күл була”, дигәндәй, бергәләп алынганда  әлеге яман чирне дә вакытында дәваларга мөмкин бит!  Азактан үкенүдән ни файда? Айратныкы кебек аяныч, чәлпәрәмә  килгән  ачы язмышлар  кабатланмасын иде!

Азат Хусаенов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International