Шимбә көнне район Мәдәният йортында укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм тантанасына бик күп хезмәткәрләр һәм дәрәҗәле кунаклар җыелган иде.
Районда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. Ә узган җомга көнне актив, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән әби-бабайларыбыз “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар. Биредә “Супер-стар” дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырылды.
“Кама” агрофирмасының Казаклар авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында оештырылган район семинарын муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
1 октябрь–Өлкәннәр көне традиция буенча бәйрәм чараларына бай була. Узган сишәмбедә дә район үзәгендә бик кызыклы, өлкәннәребезнең хәтерендә уелырлык чаралар үткәрелде.
Күптән түгел ЮХИДИдан “бәхет хаты” килеп төште. Казанга барганда тизлекне арттырганмын икән. Шуның өчен 500 сум штраф язганнар. Элек тизлекне арттырган өчен 100-300 сум штраф түләтәләр иде. Хәзер арттымыни?
Узган шимбә көнне республикада “Татарстан кроссы-2013” массакүләм йөгерү ярышлары булып узды. Өченче мәртәбә үткәрелгән спорт-сәламәтләндерү бәйрәменнән балыкбистәлеләр дә читтә калмады инде.
Быел дистәләгән авылларга асфальт юл түшәлә. Мондый бәхет бирдебәклеләр өлешенә дә тигән иде. Һәм менә бер ай дигәндә “Татавтодор”ның Түбән Кама филиалы юлчылары Котлы-Бөкәш белән Бирдебәк авылларын асфальт юл белән тоташтырып та куйдылар. 2,8 километр асфальт юл 61 миллион сумнан артыграк бәягә төшкән.
Соңгы вакытларда чит ил гражданнарына кагылышлы мәсьәләләр көн үзәгенә еш күтәрелеп тора. Райондагы бу юнәлештәге хәлләр турында күбрәк беләсе иде?