“Кама” агрофирмасының Казаклар авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында оештырылган район семинарын муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
–Авыл эшчәннәрен һава торышы бик үк сөендермәсә дә районда терлекләрне уңышлы кышлату өчен мул азык базасы тупланды. Хәзер инде урыннарда малларны баланслы тукландыруны оештырырга гына кирәк,–дип ул якын араларда хәл итәсе мәсьәләләрне бәян итте.
Семинарда катнашкан республика хөкүмәте вәкиле “Россельхознадзор” идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов та терлекчелеккә кагылышлы проблемаларга киң тукталды.
–Республикабыз җитәкчелеге җөмһүриятебездә соңгы айда терлекчелек продукциясе җитештерү күләменең кимүенә зур борчылу белдерә. Сөт җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда 422 тоннага кимеде. Шуңа урыннарда бу мәсьәләдә ныклап шөгыльләнергә, нәтиҗәле эшләргә кирәк,–диде ул.
Ә хуҗалыкларда исә файдаланылмаган резервлар әле шактый. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов үз чыгышында боларның барысын да аныкларга тырышты.
–Эшне үз агымына куйсаң моңарчы ирешелгән уңышларыбыздан да колак кагуыбыз бар. Бүген һәр хуҗалыкта малларга азыкны эшкәртеп бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа сенаж, фураж белән бергә башка күп төрле өстәмәләр белән баетып бирсәң нәтиҗәсе дә зур булачак,–диде ул. Бу таләпләр семинар барышында көн бурычы буларак яңгырады. Югыйсә хәзер инде республикабыз азык-төлек базарында да терлекчелек продукцияләренә бәя үсә башлады. Производствоны алга җибәрү, аны нормаль яшәтү өчен акча һәр көнне кирәк бит. Кабул итүчеләребез дә җитештерүчеләр зарына колак салды булса кирәк. Яхшы сыйфатлы продукция булса, менә дигән итеп тотрыклы яшәргә, хәтта табыш алырга да мөмкинлекләр зур хәзер.
Республикабыз кунагы белән муниципаль район башлыгы хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләргә терлекчеләр янында ешрак булырга, ферма эшчәннәренең хезмәт шартларын җиңеләйтү буенча чаралар күрергә кирәклеген дә искәрттеләр.
Әйе, кеше факторын бервакытта да истән чыгармаска кирәк шул. Ни дисәң дә, хуҗалыкның тотрыклы яшәве бүген ферма эшчәннәренә күп бәйле.