Өлкәннәр көнен пенсия яшендәге кешеләр көтеп алалар. Олы кешегә күп кирәкми, аларга бер җылы сүз, җылы караш та җитә. Менә безнең Иванай авылында да бу бәйрәмне зурлап, матур итеп үткәрделәр. Бу чараны оештыручы клуб мөдире Нина Евдокимова Петровна булды. Монда барлыгы 30 лап ветеран-пенсионер килде. Башкалар кебек тегесе юк, монысы юк, финанс яклары бик начар дип зарланып утыручылардан түгел безнең клуб мөдире. Аның тырышлыгы белән әзерләнгән табынның муллыгына исең китәрлек иде. Бу бәйрәмгә карата әзерләнгән концерт та кунакларның күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм ахырында шушы авылның инвесторы “Кулон” һәрбер пенсионерга 10 ар килограмм он өләшеп чыкты. Чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелгән әлеге чарадан өлкәннәр бик канәгать калды. Мин үз исемемнән, авылдашлар исеменнән Нина Петровнага зур рәхмәт әйтәсем килә. Аңа озын гомер, сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телим. Форсаттан файдаланып, Нина Петровна турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Бу тынгы белмәс кеше тырышлыгы белән клубыбыз ел әйләнәсе шау-гөр килеп тора. Һәр бәйрәмгә карата чара оештырылмый калмый. Клубыбыз да бик матур шул, анда бер ел элек капиталь ремонт ясалган иде. Клубка килсәң аннан чыгасы да килми, чөнки анда ачык чырай, якты йөз, җылы сүз белән каршылыйлар. Әле менә шушы көннәрдә клуб җитәкчебезнең яңа планнар белән янып йөрүен белдек. Ул авылда керәшен ансамбле оештырырга уйлый. Без аның әлеге эшне башкарып чыгачагына бер дә шикләнмибез. Ул нәрсәгә алынса да, бар эшне дә ахырына җиткерә торганнардан.