Йомгак тәгәрәрлек булган...
Быел дистәләгән авылларга асфальт юл түшәлә. Мондый бәхет бирдебәклеләр өлешенә дә тигән иде. Һәм менә бер ай дигәндә “Татавтодор”ның Түбән Кама филиалы юлчылары Котлы-Бөкәш белән Бирдебәк авылларын асфальт юл белән тоташтырып та куйдылар. 2,8 километр асфальт юл 61 миллион сумнан артыграк бәягә төшкән.
–Авыл үлмәсен, производство объектлары бетмәсен, җирлектә эш табу проблемасы булмасын дигән максаттан чыгып исемлеккә кертелгән иде Бирдебәк авылы. Менә шөкер, яхшы юллы булдыгыз. Инде рәхәтен күреп, иминлектә яшәргә язсын үзегезгә,–диде бирдебәклеләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Илһам Валеев.
Бирдебәкнең өметле киләчәгенә нигез бар: биредә бүген 38 йортта 166 кеше яши, шуларның 15 е мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Авыл кешесенә игенчелектә, терлекчелектә эшләү өчен мөмкинлекләрне “Йолдыз” хуҗалыгы булдыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казаклар Чаллысы авыл җирлегенә кергән авылларда соңгы вакытларда шактый социаль объектлар калыкты. Әйтик, Иванай авылында быел гына модульле фельдшер-акушерлык пункты, клуб төзеп файдалануга тапшырылды. Үткән өч елда җирлекнең өч авылына асфальт юл керде.
–Бу юлны икеләтә күңел биреп эшләдек. Туган яклар бит,–ди “Татавтодор”ның Түбән Кама филиалы баш инженеры–якташыбыз Зөфәр Җамалиев. Чынлыкта да, юл йомгак тәгәрәтерлек булып чыккан.
Бүгенге көндә районыбызның 8 авылына асфальт юл салына. Аның 13 километрдан артыгы инде файдалануга тапшырылды.
Инвесторның изге бүләге
Хәтеремдә, “Кулон” җәмгыяте вәкилләре каз.чаллыларның пай җирләрен рәсмиләштерү мәсьәләсен сөйләшергә килгәндә авыл халкы инвестор алдында авылда иске храм бинасын ремонтлау мәсьәләсен күтәргән иде. Мәсьәләнең асылына төшенмәгән хәлдә җавап конкрет кына ул көнне вәгъдәләнмәде. Әмма “карарбыз”, “уйларбыз”, “тырышырбыз” кебек сүзләрне ишетте халык.
–Жирләр хакында килешүләр төзелгәннән соң, авыл халкының гозере буенча иске храм бинасын карадык. Тик аның торышы безне канәгатьләндермәде, шуңа яңаны төзергә дигән карарга килдек. Менә күрәсез, яңа храм-чиркәү күңелгә охшарлык килеп чыкты. Еш кына бәясен сорыйлар. Әбием Корьәнне искә төшереп, сул кул биргәнне уң кул күрмәскә тиеш диеп әйтә торган иде.
Рәхәтен күрегез,–диде Альберт Фәхретдинов яңа бинаны ачканда. Бу тантанага авылдашлары, күрше-тирәдән дә халык күп килгән иде.Бинаны ачуда район башлыгы Илһам Валеев, республикадан Казан шәһәренең медицина үзәге җитәкчесе Тариел Баселашвили, “Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Василий Куприянов, Татарстан республикасы каршындагы мәдәниятны үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Анатыш чиркәвеннән Александр атакай, Балык бистәсеннән Семен атакай катнаштылар һәм тәбрикләү сүзләре белән чыктылар. Бу минутларда керәшен туганнарның шатлыгын аңлавы кыен түгел иде. Бина агачтан буралган, чаң кагу өчен аерым каланчасы торгызылган, ул биш чаң белән җиһазланган, тирә-як яхшы зиннәтле койма белән әйләндереп алынган. Кыскасы, күз явын алырлык храм-чиркәү килеп чыккан.–Янәшәбездә Альберт Шамилевич кебек инвесторларыбыз, меценатларыбыз булганда авыл кешесенең күңелендә өмет өзелмәс, халык иманлы булыр. Ә иманлы, динле халык беркайчан да җинаятькә адым ясамый, олы бер ышаныч белән яши,–диде район башлыгы Илһам Валеев храмны төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә.
Төзүчеләренә килгәндә, аны авылдан Николай Баширов җитәкчелегендәге осталар торгызган. Дөрес, бинаны төзүне инвесторның үз вәкилләре даими контрольдә тотканнар.
–Авылның һәйкәле кебек булсын диеп әллә каян күренеп торырлык урынны сайладык. Булу белән генә түгел, бирегә йөрүчесе булсын иде. Ходайны зурлаган кешене Ходай үзе зурлый дигән әйтемне онытмасак иде,–диде Альберт Фәхретдинов.
Бинаны ачуның тантаналы минутлары тәмамлануга ук халык инвесторга рәхмәт сүзләре әйтергә ашыкты, аны чорнап алдылар, аңа чәчәкләр бүләк иттеләр. Арадан берсе: күтәреп чөйсәк тә хәрам булмас дип куйды.
Керәшен кардәшләр бинадан бик канәгать
меценат альберт фӘхретдинов район башлыгы илһам валеев белән бергә