Кулларында бәхет ачкычы...

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Кулларында бәхет ачкычы...

Шушы көннәрдә районыбызның тагын ике авылында “өй туйлары” уздырдылар. Беренчесе–Яңа Арыш авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. Икенчесе исә, Ямаш авылында заманча Мәдәният йорты файдалануга тапшырылды.

Яңа Арыш авылының киләчәге барлыгына олы ышаныч–урам тулып бала-чага йөгерә, яңа йортлар калка (авт.ике катлылары да шактый), янкормалар төзелә. Соңгы елларда гына авылга асфальт юлның керүе, су трассасының яңаруы, яңа Мәдәният йорты салынуы... болары да авылның яшәренә өмет өстәүче мисаллар. Менә янәдән яңарышлыларга зур бәхет елмайды–алар яңа медицина биналы булдылар. Бер ай дигәндә төзелгән әлеге пунктның торышы, җиһазланышына, мондагы шартларның уңайлылыгына ак көнләшү белән сокланырлык.

–Яңарышлылар бу биналарга, төзелешләргә лаеклылар. Хезмәтләре, эш нәтиҗәләре бар, халкы тырыш, җаннарында көрәшчеләр каны уйный, балалар саны ишәя. Авыл аягында нык тора,–дип ассызыклады Илһам Валеев бәйрәм тантанасындагы тәбрикләү чыгышында. Бина ачылышына шәрәфле кунак булып кайткан якташыбыз Нурия Һашимова да бу бинаның профилактик максатларда күбрәк файдаланылуын теләде.

–Әлеге бинаның ачылуына безнең нәселдән дә күбрәк сөенүче булмагандыр. Апа, сеңлем, җәмәгатемнең гомуми стажы 100 елдан артып китә. Бүгенге көнне авылыбызның шәфкать туташы Мөхәммәтрәхимова Миләүшә безнең туганыбыз. Булу белән генә түгел, бәрәкәтле йорт булсын. Халкым өчен гомерле хезмәт итсен,–дип авылдашлары исеменнән шатлыгын уртаклашты танылган игенче, Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк Мусин.

Тантанадан соң район башлыгы Илһам Валеев бирегә килгән авыл халкы белән якыннан эчкерсез әңгәмә дә корып алды, аларның күп төрле сорау-үтенеченә җавап бирде.

Көннең икенче яртысында Ямаш авылы халкы өчен бәйрәм тантаналары башланып китте.

200 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йортында, халыкча әйтсәк, борчак төшәр урын да юк иде. Олысы-чагасы җыелган, күрше-тирә авыллардан яңа йортны карарга күпләп килгәннәр. Быелдан авыл кешеләренең шактый пай җирләрен эшкәртә башлаган инвестор–“Кулон” хуҗалыгы “хуҗасы” Альберт Фәхретдинов та зурлап килгән тантанага. Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының бүлек башлыгы Кадрия Идрисова белән алар 100 әр мең сумлык бүләк алып килгәннәр. Бүләкнең дә иң кадерлесе, олысы–4 ай эчендә “Стройтехинвест” төзүчеләре җиткергән, 10 миллион 500 мең сумга төшкән Мәдәният йорты билгеле!  Татарстан Республикасы Президенты Программасы кысаларында әлеге мәдәни бинаны торгызуны шушы авылга адреслап район җитәкчелеге дөрес эшләгәндер дип җөпләргә кирәк.  540 кешелек авыл өчен хак бәхет бу! Бигрәк тә җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк авыл өчен!

Ямаш Мәдәният йорты соңгы елларда сафка   баскан Солтан, Яңа Арыш, Иванай авылларыннан кала дүртенчесе булып тора.

–Бистә үзешчәннәре соңгы вакытларда үзләрен аеруча югары биеклекләрдә күрсәтә башладылар. Халык өчен эшли торган халык театры, милли вокаль һәм бию ансамбльләрегезнең уңышлары нык сөендерә. Биредә дә бик мәдәниятлы халык яши. Шул нигездә, Ямаш авылында яңа Мәдәният йорты каршында бер халык коллективы барлыкка килер дип өметләнеп калам,–диде үзенең чыгышында республиканың Мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова.

Бу көнне сәхнәгә бик күпләр күтәрелде, шатлыкларын яшермәделәр, Казаннан кайткан якташларыбыз Илназ Минвәлиев, Алмаз Сафин һәм район Мәдәният йорты артистлары тамашачыга җыр-моң бүләк иттеләр. Киләсе елга мондый бәхет кайсы авыл бакчасына төшәр, район хакиме әлеге сорауга җавапны сер итеп калдырды. Ни генә булмасын, кемнәрдер өлешенә тиячәк бит инде ул. Нәкъ ямашлыларга теләнгән теләкләрдәгечә: нигезе таза, яшәеше шатлык-куанычларга, уңышларга бай булсын. Иң кыйммәте–халык өчен хезмәт күрсәтү асылын югалтмасын!

Район башлыгы Илһам валеев яңарышлылар белән эчкерсез аралашты

яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты

ямашның яңа мәдәният йорты

сәхнәдә бию коллективлары да иркенләп чыгыш ясарлык

шәрәфле кунаклар чәк–чәктән авыз итә

 

Вазыйх Фатыйхов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International