Сыерның урыны көтүдә, я абзарда

2013 елның 13 сентябре, җомга

Терлек асрау элек-электән халык өчен өстәмә табыш чыганагы булып тора. Ә авыл җирлекләрендә күпләр бары тик сыер тотып, сарыклар асрап көн күрәләр.

 Соңгы елларда дәүләт тә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтә, ташламалы кредитлар тәкъдим итә. Сүз дә юк, мал асрау һәрьяклап яклауга лаек. Әмма шул ук вакытта мәсьәләнең  икенче бер ягы килеп баса. Ул да булса шәһәр, авыл җирлеге территорияләрендә караучысыз йөрүче терлекләр. Алар бәрәңге җирләрен “сөрәләр”, яшь агач үсентеләрен, чәчәк клумбаларын таптыйлар.

Җәй җиттеме, район башкарма комитеты каршындагы комиссиягә утырыш саен диярлек терлекләрен авыл, район үзәге урамнарында караучысыз йөртүче хуҗаларга төзелгән беркетмәләр тикшерергә туры килә. Быел 20 дән артык терлек асраучы административ җаваплылыкка тартылганнар. Ә штраф күләме аз түгел бит. Бу да туктатмый кайберәүләрне, икешәр-өчәр тапкыр комиссия каршына басучылар да бар. Беришләре комиссия утырышына килүне дә кирәк тапмыйлар. Әмма бу җаваплылыктан коткармый, барыбер штраф түләргә туры киләчәк. Район үзәгендә яшәүче өлкән яшьтәге бер ханым менә ничә еллар инде 2-3 баш мөгезле эре терлеген район үзәгендә йөртүен дәвам итә. Гражданин Ш.ның 3 сыеры “Сельхозхимия” янындагы бәрәңге бакчаларын үз иткәннәр. Мәчет яны территориясенә гражданин В.ның кәҗәләре хуҗа.

–Тәмам теңкәгә тиде инде ул сыер, кәҗәләр. Кайбер көннәрдә дүртәр-бишәр баш мөгезле эре терлек үзәк урамнар буйлап йөриләр. Геройлар аллеясын, чәчәк клумбаларын таптыйлар. Берничә мәртәбә йортларына барып кисәткәнем бар, башка чыгармыйбыз дип вәгъдә бирәләр. Ә берничә көннән тагын шул ук сыерлар район үзәгендә йөри. Җәй көне бераз тәртип урнаштырган идек, көзгә таба маллар тагын “бәйдән ычкындылар”,–ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев.

Комиссия каршына баскан терлек хуҗалары: “Кая куйыйк соң ул сыерларны, җәй буе абзарда яткырып булмый бит инде”,–дип акланалар. Бу җәһәттән, авыл җирлекләрендә, шул исәптән Балык бистәсе шәһәр җирлегендә терлекләрен көтүдә йөртергә теләүчеләр өчен шартлар тудырылмый дип әйтеп булмый. Һәр елны җәй башында терлек асраучылар белән җыеннар үткәрелә, көтүлекләр билгеләнә. Көтәргә теләүчеләр генә бик аз.

Ваемсыз хуҗаларның тагын бер тапкыр исләренә төшерәбез, Татарстан республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә терлекләрен караучысыз йөртүчеләргә ике меңнән алып биш меңгә кадәр штраф каралган. Ә инде бу кабатланса тагын да күбрәк суммада штраф салына. Терлекләр бары тик махсус билгеләнгән урыннарда көтелергә яки хуҗаның утарында асралырга тиеш.

Илгиз Шакирҗанов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International