Рафаэль Шафыйковның “Марат” фермерлык хуҗалыгы Котлы Бөкәш зонасында көйле эшләүчеләрдән исәпләнә. Бүген ул 320 гектар җир эшкәртеп көн күрә, 60 авылдашының җир пайларыннан файдалана.
Күрше тирәләрдә бик күпләр кебек быел биредә дә уңыш әллә ни сөенерлек булмаган. Шулай да җирне тиешенчә эшкәртеп чәчүне оптималь срокларда башкарып чыкканлыктан 40 гектар мәйданны биләгән солының һәр гектарыннан 18 әр центнер уңыш алган. Шулай ук 27 гектарлы күпьеллык үлән җиреннән дә башка еллар белән чагыштырганда мул уңыш алуга ирешкән. Ә ул пай җире хуҗаларына бирергә бик ярап куйган. Шулай итеп фермер пай җирләре өчен 5 әр центнер печән, 3 әр центнер ашлык биргән. Ашлык дигәннән, быел фермер 40 гектарда җирне тиешенчә эшкәртеп көзге арыш чәчкән. Әнә шулай Рафаэль Шафыйков елның-елында тәҗрибәсен үстереп безнең шартларда югары уңыш бирә торган культуралар игү, аның сортларын яңарту өстендә нәтиҗәле эшли. Мисал өчен карабодай ярмасын ул 10 елдан артык игә инде. Барлык агротехник чараларны үзвакытында башкаруы, технологик таләпләрне төгәл үтәве нәтиҗәсендә уңышы быел мул булырга охшаган. Ул аның бер өлешен кабул итү пунктына тапшырырга, ә калганын ярдырып авылдашларына да өлеш чыгарырга исәп итә. Әлбәттә инде фермер алган табышы хисабына үзенең техник паркын яңарту әмәлен таба. Узган ел, мәсәлән, “Дон” комбайны алган. Үз кырларында урып-җыюны тәмамлагач аның белән күрше хуҗалыкларга да ярдәм күрсәткән. Быел инде яңа тырмалау агрегаты кайтарырга планлаштыра.
Фермер хезмәттәше Рөстәм Хуҗаханов белән туңга сөрү эшен дә уңышлы башкара. Быел кыр эшләрендә аңа Казан авыл хуҗалыгы академиясе студенты Илназ Әхмәдуллин булышкан. Аны бик олылап укуына озаткан. Шуңа егет киләсе елда да бирегә ярдәмгә кайтырга вәгъдә иткән. Фермер әнә шулай киләчәк белән яши. Бер үк вакытта шәхси хуҗалыгындагы савым сыерлары группасын арттырырга да исәп итә.
Идрис Аметов.