ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Беренче кыңгырау. Белем бәйрәме. Каникуллар никадәр генә күңелле узмасын, беренче сентябрь сусап көтеп алына: яңа китап-әсбаплар, яңа форма, әле класс бүлмәләре дә үзгәреп куя, мәктәпкә яңа укытучы килә, бинага ремонт үткәрелә...

2
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Укытучыларның август киңәшмәсе уңаеннан оештырыла торган традицион көзге ярминкәне районыбыз халкы һәрвакыт көтеп ала.


29
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Масловский” җәмгыяте бөртеклеләрдән һәр елны югары уңыш алуга ирешә.

28
август, 2013 ел
чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов кисәтүле  хәбәр җиткерде. Аның фикеренчә, бу ел өчен  африка чумасы кебек искиткеч  куркынычлы чир якынлашуы нәтиҗәсендә дуңгызчылык  белән шөгыльләнүче  эре хуҗалыклар  “ябык типтагы” режимга күчеп яши башлаячаклар.


27
август, 2013 ел
сишәмбе
Казаныбыз  Россиянең спорт башкаласы булган кебек Балык бистәсе дә республиканың спорт үзәгенә әверелеп бара инде. Соңгы елларда  күп кенә  республика күләмендәге ярыш, бәйгеләр безнең район  җирлегендә уздырылалар. Менә дигән спорт комплексыбыз, футбол стадионыбыз, кунакчыл халкыбыз бар шул безнең.

26
август, 2013 ел
дүшәмбе

Экология замананың  иң актуаль фәннәреннән берсе. 2013 ел  Россиядә  экологик культура һәм  әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Ел дәвамында район мәктәпләрендә аңа багышланган чаралар: Чисталык  дәресе, Татарстанның чиста урманнары, “Канатлы дустыңа булыш”, “Җир сәгате операцияләре”, “Агач утырт» акциясе, экологик театрлар,  “Тукта мизгел!” фотографияләр конкурсы һәм башкалар уздырылды.


23
август, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миннеханов  үзенең бер чыгышында  техник иҗат мөһим, чыгымлы  эш дип атаган иде. Аның  фикеренчә, нәкъ менә техник түгәрәкләрдә шөгыльләнгән укучы балалар  менә дигән  инженер, конструктор, технолог булып җитешәләр.

22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Һәр уку елы алдыннан  районыбызның мәгариф хезмәткәрләре традицион  август киңәшмәсенә җыелалар. Анда педагогларыбыз узган  елгы эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Киләсе уку  елына  алгарышлы юнәлешләрне билгелиләр. Болар хакында район  мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белән әңгәмә кордык.


21
август, 2013 ел
чәршәмбе

Безнең егетләр хәрби хезмәттә дә сынатмый, дәрәҗәләнә. Балык бистәсендә туып үскән Максим Абрамов быел  Мәскәүдә Кызыл мәйданда парадта катнашкан.


19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Район үзәгендә күп катлы  йортларның “матур күлмәк” киюе поселокка үзенә күрә бер матурлык өсти.  Соңгы вакытларда аларда яшәүчеләрнең  ишек алларын төзекләндерү, бизәү буенча  алып барган эшләре  шулай ук хуплауларга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International