Буразнаны бозмыйча...

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

“Масловский” җәмгыяте бөртеклеләрдән һәр елны югары уңыш алуга ирешә.

 Быел да  хуҗалык уңганнары Сергей Гордеев, Рәдиф Галиев, Рәшит Мингәрәев идарә иткән комбайннар урып-җыюны уңышлы төстә башкарып чыктылар. Елына күрә  уңышы да куанычлы. Арпаның һәр гектарыннан–25, ә бодайдан 20 центнер уңыш чыккан. Елның-елындагыча көзге культуралар да өметләрен аклаган. Аны узган ел 300 гектарда игеп үстергәннәр. Быел да көзге чәчү мәйданын арттырып, аны 450 гектарда башкарып чыкканнар. Хуҗалык җитәкчесе Николай Андреев туфракны һәрвакыт тиешенчә эшкәртеп чәчү һәм яхшы сыйфатлы орлык куллануны ныклы контрольдә тота.

–Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, көзге чәчүне һәрвакыт иртә срокларда башкарып чыгуның әһәмияте зур. Шуңа аңа һәрчак  15 августтан да соңга калмыйча керешәбез.  Аннары чәчеләсе участокны яхшылап җиренә җиткереп эшкәртүнең дә нәтиҗәсе зур,–ди хуҗалык җитәкчесе.

Көзге чәчүне монда Юрий Захаров югары сыйфат белән башкарган.  Ә уңышы җыеп алынган  участокларны  туңга сөрү бара. Елның-елындагыча бу җаваплы эшне алдынгы механизатор Марат Вәлиев башкара. Ул үзенең “ДжонДир” тракторы белән смена нормаларын  арттырып үти.  Намуслы тырыш хезмәте белән генә түгел, үзенә лаеклы алмаш тәрбияли алуы белән дә  мактаулы ул. Яшел уракта һәм урып-җыюда   “Магдон” комбайны белән  нәтиҗәле эшләгән механизатор үзе урынына улы Айратны калдырган. Үзе исә  тагын да катлаулы һәм куәтле чит ил тракторы белән   туңга сөрүне берүзе башкарып чыга.

Якын көннәрдә монда  150 гектар мәйданны биләгән кукурузны  силоска салырга планлаштыралар.  Уңган механизатор Евгений Щербашов  инде аны ваклатып маллар алдына озата.  Ә яшел массаны малларга Петр Кибяков ташып тора.  Ул ел әйләнәсе  бу җаваплы эштә катнаша.  Кышын үзе үк әзерләгән сенаж, силосны   күп төрле катнашмалар белән баетып малларга тарата.  Хуҗалыкта әнә шулай барлык кыр эшләре бер-берсенә ялганып уңышлы дәвам итә.

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International