Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов үзенең бер чыгышында техник иҗат мөһим, чыгымлы эш дип атаган иде. Аның фикеренчә, нәкъ менә техник түгәрәкләрдә шөгыльләнгән укучы балалар менә дигән инженер, конструктор, технолог булып җитешәләр.
Чыннан да, үзебезнең район техник иҗат түгәрәгендә шөгыльләнгән укучылар арасында да бик күп очучылар, диңгезчеләр, хәрби инженерлар үсеп чыктылар. Аларның күбесе конструкторлык бюроларында хезмәт куеп, илебез хәрби көчен үстерүдә зур тырышлык куялар. Ә районыбызда бу түгәрәк 1950 нче елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аңа физика укытучысы Сергей Караганов нигез салган. Шушы 60 елдан артык вакыт эчендә безнең түгәрәккә йөрүче егетләрнең күбесе үзләренә гомерлеккә менә дигән яхшы һөнәр үзләштерделәр. Бездә тәрбияләнгән егетләрне хәрби хезмәткә дә бик теләп кабул итәләр. Түгәрәккә йөрүчеләр белән без хәрби-патриотик тәрбия эшен дә алып барабыз. Алар үз язмышларын армия һәм флот белән бәйләгән якташларыбызның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнәләр. Без еш кына “Ватан уллары”, “Рәсәй геройлары”, “Безнекеләрне бел” исемле иҗат кичәләре һәм очрашулар үткәрәбез. Нәтиҗәсе дә сөенечле. Кайсы гына тармакны алсак та уңышларыбыз зур. Кышкы республика бәйгесендә безнең команда өченче, ә җәйге ярышларда Казан һәм Яшел Үзән командаларын җиңеп икенче урынны яулады. Түгәрәккә йөрүчеләр арасында инде республика чемпионнары да байтак. Район җитәкчелеге ярдәме белән “Дельфин” сәламәтләндерү комплексында икенче ел рәттән инде республика ярышлары үткәрелә. Узган ел Бөтенрәсәй бәйгеләрендә дә без уңышлы чыгыш ясадык.
Быел без укучы балалар белән судо һәм авиамодель түгәрәге белән берлектә автомодельчеләр түгәрәге ачарга да исәп итәбез. Балалар иҗат үзәгендә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Владимир Елисеев.