Кисәтүле хәбәр

2013 елның 28 августы, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Камил Гаязов кисәтүле  хәбәр җиткерде.

Аның фикеренчә, бу ел өчен  африка чумасы кебек искиткеч  куркынычлы чир якынлашуы нәтиҗәсендә дуңгызчылык  белән шөгыльләнүче  эре хуҗалыклар  “ябык типтагы” режимга күчеп яши башлаячаклар. Әлбәттә инде, үз абзарларында  күп итеп асраучы авыл кешеләренә дә таләпләр нык арта.  Чөнки бу авыруны дәвалау чаралары әлегә мәгълүм түгел.  Әлеге аеруча куркынычлы һәм йогышлы авыру белән зарарланган дуңгыз итендәге инфекция  термик эшкәртүгә бирешми. Авыру тиз үрчи, нәтиҗәдә ул   кешеләргә, йорт хайваннарына, кимерүчеләргә һәм төрле бөҗәкләргә дә йогарга мөмкин.  Аннан соң инде бу фаҗиганең ни белән тәмамлануын күз алдына китерүе дә кыен. Чөнки зарарланган терлекләр күпләп һәм тиз арада һәлак булалар икән.  Районыбызда бүгенгесе көнне  10537 баш дуңгыз асрала. Аның 626 сы шәхси секторлар өлешенә туры килә.  Ә инде республика һәм район штабы карары белән  дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларда  5000 баштан күбрәк терлек асралса,  5 километр радиустагы  зонада  дуңгызлардан  тулысынча азат ителергә тиеш.  Бу тирәдәге торак пунктларда дуңгызлар асралмаячак.  Районыбызның Каз.Чаллы, Зур Мәшләк авыл җирлекләре әнә шундый  зонага керә.  Шулай булгач аларда  дуңгызлар асрау тыелачак. Республика хөкүмәте шушы максатларда дуңгызларны халыктан тере авырлыкта килограммын 50 сумнан алырга вәгъдә кыла.

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International