Заман технологияләре – көн таләбе

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Һәр уку елы алдыннан  районыбызның мәгариф хезмәткәрләре традицион  август киңәшмәсенә җыелалар. Анда педагогларыбыз узган  елгы эшчәнлекләренә йомгак ясыйлар, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Киләсе уку  елына  алгарышлы юнәлешләрне билгелиләр. Болар хакында район  мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков белән әңгәмә кордык.

–Илсур Мансурович, быелгы уку елында  район мәгарифе, укытучылар, тәрбиячеләр алдында  нинди бурычлар, таләпләр куела?

–Быелгы август киңәшмәсенең төп темасы: “Балык бистәсе мәгариф системасында заманча технологияләр” дип атала. Безнең республикада региональ гомуми белем  бирү системасын модернизацияләү буенча  федераль проект актив рәвештә тормышка ашырыла. Региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә мәгариф системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән мөһим кануннар, программалар, карарлар кабул ителә. Укытучыларга, тәрбиячеләргә дә үз эшләрен  шул нигезендә оештырырга кирәк булачак инде.

–Төп белем бирү  системасының яңарышлы нәтиҗәлелеге  күп очракта  мәктәпкәчә белем бирү һәм башлангыч мәктәп эшчәнлегенә бәйле бит.

–Сүз дә юк,  шуңа да  сыйфатлы  мәктәпкәчә белем бирү күз уңында тотыла, беренчел дәрәҗәдәге  бурыч булып кала. Районда  22 мәктәпкәчә яшьтәге  белем бирү учреждениесе исәпләнә. Аларга  870 бала йөри. Мәктәпкәчә белем бирү  53 процентны колачлый.  Бүгенге көндә  баланы  мәктәпкәчә учреждениегә чиратка кую  тәртибе гадиләштерелде. Бердәм электрон база  гамәлгә кертелде. Балык бистәсе муниципаль район башкарма комитеты карары белән мәктәпкәчә белем бирү буенча муниципаль  хезмәт күрсәтүнең административ регламенты расланды. 2012 елның 1 мартыннан Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасында балаларга  ТРның  ике дәүләт телен өйрәтү буенча  яңа  укыту-методик комплекты сыналды. 2012-2013 уку елында  бу комплектлар районның  барлык мәктәпкәчә учреждениеләренә кертелде.  Узган уку елында Балык бистәсе “Березка” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсының республика этабында катнашты. Барлык мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  мәктәп алды белеме бирелә.

Гомум урта белемгә старт буларак, башлангыч мәктәп игътибар үзәгендә. Шуңа да “Безнең яңа мәктәп” милли-мәгариф инициативасы һәм мәгарифне үстерү стратегиясенең  төп юнәлешләре буларак, яңа буын гомуми белем федераль дәүләт стандартларын этаплап  кертү тормышка ашырыла.

–Мәктәпләрдә белем бирү дәрәҗәсен бердәм дәүләт имтиханнары ачык күрсәтә инде. Быел аның йомгаклары куандырдымы?

–Әйе, БДИ–мәгарифне модернизацияләүнең  нәтиҗәле формасы. Ул  белем сыйфатын объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.  Чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестацияләү  БДИ формасында 14 предмет буенча оештырылды. Барлыгы  190 кеше дәүләт йомгаклау аттестациясен  уздылар. Шуларның 173 е агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Рус теле буенча уртача нәтиҗәләр–62,66 балл (2012 елда–59,1), математика буенча–51,56 балл (45) булды.  Кызганычка каршы бу уртача республика күрсәткечләреннән түбәнрәк. Ә менә әдәбият, география һәм инглиз теле буенча  район укучылары  республика күрсәткечләреннән югарырак нәтиҗәләргә ирештеләр. 

БДИ буенча шәхси  нәтиҗәләрне анализлау  күрсәткәнчә 2013 елда төрле предметлар буенча 80 һәм аннан да югарырак  балл алучылар саны  артты. Рус теле буенча Масловка (79), Күки (68), математика буенча  Биектау (64,5), Масловка (60) мәктәпләре  иң яхшы  нәтиҗәләр күрсәттеләр.

–Илсур Мансурович,  бүгенге көндә  экологик белем бирү мәгариф системасын камилләштерүне алгарышлы юнәлеше булып тора. Бу юнәлештә районда  нинди эшләр башкарыла?

–Экологик тәрбия һәм белем бирү  икътисад һәм тулаем җәмгыять үсешен тәэмин итүче фактор. Ул яңача  тормыш образын формалаштыруның нигезе.  Район мәктәпләрендә  төрле юнәлешләрдә  табигатьне саклау буенча  практик эшләр алып барыла. Региондагы экологик  проблемаларны өйрәнү, проектларны яклау укучыларның экологик культурасы үсешенә уңай тәэсир итә. Табигать фәне дисциплинасы укытучылары  проект-тикшеренү эшчәнлеге белән актив шөгыльләнәләр.

–Район мәктәпләрен заманча  электрон җиһазлар белән тәэмин итү ничек бара?

–2013 елда  Татарстан республикасында  мәгарифне үстерү стратегиясе  кысаларында  “Электрон мәктәп” юнәлешен тормышка ашыру дәвам иттерелде. Мәктәпләрне компьютер, мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итү буенча  зур проектлар  гамәлгә кертелде.  Гомумбелем бирү учреждениеләренә 220 стационар компьютер кайтарылды. Район мәктәпләренә 107 экземпляр  проекцион техника һәм 62 интерактив комплекс, 150 ноутбук белән  5 мобиль компьютер классы куелды. Барлык укытучылар  персональ ноутбуклар белән тәэмин ителделәр. Ике  үзәк мәгариф учреждениесе  җепселле оптик  линия буенча  Интернетка  тоташтырылдылар.

“Доступная среда”  проекты кысаларында  5 инвалид баланы  йортларында  дистанцион рәвештә укыту оештырылды.  Балык бистәсе гимназиясе–компетенция үзәгендә интерактив мультимедиа  электрон уку әсбапларын апробацияләү проекты тормышка ашырыла. “Уку әдәбиятының  электрон фонды” мәгълүмат системасы  кертелде. Ул укучыларның  дәреслекләр белән тәэмин ителешен  системага салырга мөмкинлек бирә.

–Бүгенге мәгарифкә белем бирү, тәрбияләү белән беррәттән балаларның сәламәтлеген саклау,  сәламәт яшәү рәвешенә тарту буенча да зур бурычлар йөкләнә бит.

–Әйе, районда  “Сәламәт яшәү рәвеше өчен “программасын тормышка ашыру буенча  максатчан эш алып барыла.  Анда  наркотикларга каршы пропагандага зур урын бирелә. Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр  республика наркотикларга каршы  проекты кысаларында  бик күп акцияләр уздырдылар.

Балаларның һәм үсмерләрнең  җәйге чордагы ялын оештыру буенча  зур эшләр башкарылды. 19 гомубелем  бирү учреждение базасында  700 бала  мәктәп  яны сәламәтләндерү лагерьларына,  7 мәктәптә   147 бала  мәктәп яны  хезмәт һәм ял лагерына йөрделәр. 45 бала “Сәйлән” сәламәтләндерү лагерында, 30 бала “Надежда” палатка лагерында ял иттеләр.

–Әңгәмәбез ахырында район мәгариф хезмәткәрләренә булган теләкләрегезне дә җиткерегез инде.

–Мәгариф системасын модернизацияләү буенча  яңа бурычлар укытучылардан яңача фикерләүне, мөстәкыйльлекне, иҗади хезмәтне таләп итә.  Тәрбияче–үзгәреп торган тормышыбызда  мөстәкыйль рәвештә үзенә кирәкле белемне ала белергә, аны практикада  кулланырга, яңа  идеялар тудырырга, иҗади фикерләргә тиеш.  Җәмгыятебезнең киләчәге күп очракта  укытучыларыбызның  эшчәнлегенә бәйле. Аларның тырыш хезмәте  район мәгарифенең инновацион үсешенә ныклы нигез булыр дип ышанам.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International