Яңа уку елына яхшы кәефләрдә...

2013 елның 3 сентябре, сишәмбе

Беренче кыңгырау. Белем бәйрәме. Каникуллар никадәр генә күңелле узмасын, беренче сентябрь сусап көтеп алына: яңа китап-әсбаплар, яңа форма, әле класс бүлмәләре дә үзгәреп куя, мәктәпкә яңа укытучы килә, бинага ремонт үткәрелә... Соңгысы белән быел Күки, Биектау, Олы Елга мәктәпләре колллективларыннан артык сөенгәннәре юктыр, мөгаен. Алар быел республика Программасы нигезендә ремонтландылар. Иң кыйммәтлесе, ремонтчылар аларны яңа уку елына өлгертә алдылар, җылылык, су, электр  системалары яңартылды, кыскасы өр-яңадан “киенделәр” алар. Бу көнне бәйрәм тантаналарына олы кунакларның  агылуын да гадәти хәл буларак кабул итәргә кирәктер. Күки, Олы Елга мәктәпләрендә район башлыгы Илһам Валеев, ә Биектау мәктәбендә район башкарма җитәкчесе Марат Гафаров булдылар. Хәер, район хакиме  моннан тыш та тагын ике мәктәпнең  “Беренче кыңгырау” бәйрәмендә катнашты.

Кунаклар дигәннән, Олы Елга  мәктәбендә алар аеруча ишле, абруйлы  булдылар. Быел Татарстан Дәүләт Советы депутаты (инде аны олысы-кечесе “безнең депутатыбыз” гына дип атарга ияләнде) Дмитрий Самаренкин Олы Елга мәктәбен сайлаган булып чыкты. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп белән Зөфәр Билаловлар (шушы мәктәпне тәмамлаган), мәгариф аксакалы, бүгенге мәктәп бинасына нигез салган дистә еллар гомерен шушы коллективны җитәкләүгә биргән Ильяс Насыйров, Республика Мәгариф  министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, эшмәкәрләр, авыл җитәкчеләре дә бәйрәмгә олы ямь, дәрәҗә өстәделәр.

“Миллионер мәктәп”, бик күп кенә башлангычларда әйдәүче Олы Елга мәктәбе адресына  шактый җылы сүзләр әйтелде  әлеге сәгатьләрдә. Дөрес, район башлыгы кайбер предметлардан бердәм дәүләт имтиханнарында ”аксаган” коллективка киләчәк наказлары, теләкләрен дә җиткерде. Тантанада  рәхмәт сүзләренең олысы “Строитель-5” төзүчеләренә, аның җитәкчесе Фәрхулла Заһидуллинга аталды. Ни генә кылмаган алар  мәктәпне ремонтлау, яңарту барышында.  65 тәрәзә, 60 ишек кенә алыштырылган, ике урында  түбәләр үзгәртеп ябылган, укыту-производство корпусы  яңартылган,  җылы санузелларны да алар  “бер дигән” итеп эшләп куйганнар.

–Беркемгә дә тик торганда гына  китереп бирмиләр.  Район хуҗагыздан уңдыгыз. Ул башлап, сорап  йөрмәсә, булмый ул. Мин моны мәгариф системасында  илле елдан артык  җитәкче урыннарда эшләгән кеше буларак әйтәм. Бүгенге мәктәбегездәге  шартларны күрдем дә, эх мин әйтәм, бер генә ай эшләп кит идең монда, димен. Рәхәтен күрегез, кадерен белегез мондый мәктәпнең,–дип соклануын белдерде кунак булып килгән ветеран укытучы Ильяс Насыйров.

Беренче кыңгырау күтәренке кәеф, матур омтылыш, якты максатлар аурасында башланып китте. Мәктәптә 11 укучы беренче  сыйныфка килделәр. Алга таба да мәктәпнең даны  еракларга ишетелеп, гомере дәвамлы булып яшәсә иде дигән теләктә калыйк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International