ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2014 ел
шимбә
Шушы көннәрдә Мамадыш шәһәре Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2014” республика телевизион яшьләр фестивале үтте.
22 март көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешма–предприятиеләре командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары булды. Ике айга сузылган турнирда барлыгы 23 команда катнашты.
Татарстан  Президенты Указы белән республикабызның аерым территорияләрендә, шул исәптән, Полянка авылының Механизаторлар урамында йорт хайваннарында котыру авыруы ачыклану сәбәпле карантин кертелде. (Полянка авылында бер хуҗаның мәчесендә котыру расланган.)
27 март көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Бөтенроссия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышларының ябылу тантанасы үтте.
26 мартта Олы Елга мәктәбе базасында башлангыч сыйныф, рәсем, сәнгать, хезмәт укытучыларының республикакүләмендәге фәнни-гамәли семинары булып узды.

20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Күгәрчен авылы егете Ринат Хәсәнов көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Ул күп мәртәбәләр үз үлчәү авырлыгында район батыры булып калды, Сабантуйның абсолют батыры дәрәҗәсенә дә күтәрелде.
Торак-коммуналь хуҗалык бик күп проблемалар төенләнгән тармак булып кала бирә. Халык хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән, чүплекләрдән һәм башкалардан зарлана. Торакчыларның үз дәгъвалары җитәрлек. Аларның да иң «сакаллы»сы: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, бер үк вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны ликвидацияләү буенча комиссия рәисе Данис Низамов белән әңгәмә кордык.
Бу хәл районыбыз авылларының берсендә була. Бераз төшереп алган яшьләр урам буйлап болганып йөриләр. Эш юклыктандыр инде бер ир-егеткә бәйләнә болар. Йорты капкасы янына  киләләр дә, урамга чакыралар. Болай да кәефе булмаган ир пычак эләктерә дә, яшьләр янына чыга. Әрләш, тарткалаш башлана. Караңгыда егетләр ирнең кулында пычак булуын абайламыйлар да. Ул исә аларның икесен җәрәхәтли. Берсенең эчен, икенчесенең күкрәген, кулын яралый. Шул рәвешле сәламәтлекләренә авыр зыян китерә.
Һәвәскәр балыкчыларны һава торышы куркытмый инде: көзге ачы җилләрдә дә,  кышкы зәмһәрир салкыннарда да елгага ашыга алар.  Бүген иртән үзем дә балыкчылар агымына кушыласы булдым. Кайнар чәйне термоска салып, кирәк-яракларны рюкзакка алып, үзебезнең Чулманга юл тоттым. Бик иртәнгә санап сәгать 6.30 да кузгалсам да, мин килгәндә инде Чулманны балыкчылар сырып алган иде. Һәммәсе дә каршыларындагы боз уемтыгына текәлгән, гүя һәммәсе дә аннан могҗиза көтә. Читтән карап торсаң гаҗәп инде, берәүнең дә күршесендә эше юк диярсең. Алай түгел шул, кармакка эләккән балыкның боз өстенә күтәрелүен күреп калсалар, ялт иткәнче яныңа килеп җитәләр дә, янәшәңдә җим салырга керешәләр.. Нинди балыкның кайсы агым белән килүен барысы да беләләр монда. Әмма бусы бәхет эше инде:  кемгә эләгә, кемгә юк... 
Котлы Бөкәш авыл җирлегендә елның-елында чишмәләрне яңарту буенча нәтиҗәле эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International