Нәрсә кылганын аңлаган ир авылдан чыгып кача. Әмма бик тиз тоткарлана. Район суды тарафыннан 4 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шуның өстенә район прокуроры “Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминият фонды” мәнфәгатьләреннән чыгып, хөкем ителүчегә карата яраланучыларга медицина ярдәме күрсәткән өчен тотылган чыгымнарны кайтару турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Балык бистәсе район үзәк больницасыннан алынган белешмә буенча яраланучыларның берсен дәвалау өчен 15209 сум 30 тиен, икенчесенә 46977 сум 59 тиен акча тотылган. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасы кысаларында күрсәтелгән. Закон нигезендә бу сумма кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепле тарафыннан тулысынча кире кайтарылырга тиеш.
Балык бистәсе район суды прокурор гаризасын канәгатьләндерде һәм хөкем ителүчедән мәҗбүри медицина иминияте фонды файдасына 62186 сум 89 тиен, шулай ук 2065 сум 60 тиен дәүләт пошлинасы түләтү турында карар чыгарды. Менә шулай, юкка барга пычак болгарга яратсаң түләргә дә туры килә шул.