Ринат– спорт остасы

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Күгәрчен авылы егете Ринат Хәсәнов көрәш сөючеләргә яхшы таныш. Ул күп мәртәбәләр үз үлчәү авырлыгында район батыры булып калды, Сабантуйның абсолют батыры дәрәҗәсенә дә күтәрелде. Көрәшчеләр арасында иң мәртәбәле саналган Муса Җәлил призына ярышларда–өченче, Татарстан беренчелегендә икенче урыннарны алган егет ул. Ә иң мөһиме–чын татарча, матур, гадел көрәше белән җанатарларын куандыра.
Шушы көннәрдә Ринат Хәсәновка “Татарстан Республикасының милли көрәш буенча спорт остасы” исеме бирелде. Котлауларга без дә кушылабыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International