Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Бурычыңны түлә дә, тыныч яшә!
2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Торак-коммуналь хуҗалык бик күп проблемалар төенләнгән тармак булып кала бирә. Халык хезмәт күрсәтү сыйфатыннан, су белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән, чүплекләрдән һәм башкалардан зарлана. Торакчыларның үз дәгъвалары җитәрлек. Аларның да иң «сакаллы»сы: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, бер үк вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны ликвидацияләү буенча комиссия рәисе Данис Низамов белән әңгәмә кордык.
–Данис Әнәсович, халыкның бурычы шулай бик күпмени?
–Бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның ике миллион сумнан артык бурычы бар. Әҗәтләре 100 мең сумнан арткан гражданнар да байтак. Араларында яхшы гына хезмәт хакы алучы урындагы кешеләрнең булуы бигрәк гаҗәпләндерә. Әле күптән түгел торак-коммуналь хуҗалык өчен 2-3 ел дәвамында түләмичә 60 меңнән артык бурычы җыелган берәүне суд аша түләтерергә туры килде. Ә мондый фактлар шактый күп. Кибеттә товар өчен, чәчтарашта, җәмәгать транспортында хезмәт күрсәткән өчен вакытында түлибез ләбаса. Ә менә коммуналь хезмәтләр өчен түләмәсәк тә ярыймы? Ике миллион сум безнең район өчен бик зур сумма. Акча җыелмагач, идарәче компания энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләргә каян алып түләсен соң?
Кызганычка каршы, бурычлыларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле чарасы–суд. Кагыйдә буларак, суд идарәче компания файдасына карар чыгара.
–Эшне судка җибәргәнче нинди профилактик чаралар кулланыла?
–Билгеле булганча, районда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны ликвидацияләү буенча комиссия эшли. “Балык бистәсе идарәче компания” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән килешү нигезендә һәр атнаның җомга көнендә бурычлары булган гражданнарны комиссия утырышына чакырабыз. Анда төзелеш бүлеге белгечләре, район Советының юридик бүлеге начальнигы, идарәче компания директоры, кирәк вакытта участок инспекторлары, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе катнашында җитди сөйләшү була. Гражданинның торак-коммуналь хуҗалык өчен нигә түләмәве, бурычларның җыелу сәбәпләре ачыклана. Гадәттә, комиссия утырышларыннан соң күпләр бурычларын я тулысынча, я өлешләп түлиләр. Чакырып-чакырып та комиссия утырышларына килмәүчеләрне судка бирүдән башка чара калмый инде. Әйткәнемчә, суд һәрвакыт диярлек идарәче компания файдасына карар чыгара. Бу очракта граҗданинга җыелган бурычына өстәп, приставларның чыгымнары өчен дә түләргә туры киләчәк. Ничек кенә булмасын, бурычыңны түләп фатирыңда тыныч кына яшәүдән дә хәерлерәге юк инде.
Әңгәмәне газета өчен Илгиз Җамалиев әзерләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
4
май, 2026 ел
Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз