Авыл чишмәләре яхшыра

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе
Котлы Бөкәш авыл җирлегендә елның-елында чишмәләрне яңарту буенча нәтиҗәле эшлиләр. 
Узган ел биредә авыл кешеләре киң файдаланыла торган ”Парк чишмәсе” ремонтланды. Аңа Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Илфат Сафин белән авыл җирлеге депутаты Рөстәм Бәдретдинов зур ярдәм күрсәткән. Ә “Хәлфә бабай” чишмәсенә агымдагы ремонтны җирле эшмәкәр Равил Гарифуллин башкарган. Биредә быел да гомум көч белән “Басай” чишмәсен төзекләндерергә исәп итәләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International