Полянкада карантин

2014 елның 29 марты, шимбә
Татарстан  Президенты Указы белән республикабызның аерым территорияләрендә, шул исәптән, Полянка авылының Механизаторлар урамында йорт хайваннарында котыру авыруы ачыклану сәбәпле карантин кертелде. (Полянка авылында бер хуҗаның мәчесендә котыру расланган.)
 Бу чорда йорт хайваннарын сату, аларны әлеге территорияләрдән читкә чыгару, котыру авырулы яисә авыру булуы шик астына куелган хайваннарны ит өчен сую, сөтләрен куллану һәм башкалар тыела.
 Карантин, зарури чаралар күрү шарты үтәлгәндә, терлекләрнең, йорт хайваннарының котыру белән чирләвенең соңгы  очрагы көненнән ике ай вакыт узгач бетерелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International