Бәтке командасы җиңде

2014 елның 29 марты, шимбә
22 март көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында район оешма–предприятиеләре командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары булды. Ике айга сузылган турнирда барлыгы 23 команда катнашты.
 
  Беренче урынны Бәтке волейболчылары (капитан Вячеслав Яхин) яуладылар. Икенче урынга район газ эксплуатацияләү оешмасы командасы чыкты. Өченче–дүртенче урыннарны “Дельфин”,  Түбән Тегермәнлек командалаы бүлештеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International