ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
 

Коррупциянең дәүләтнең социаль-икътисадый  үсешенә киртә булып торуын, нигезен какшатуын һәркем яхшы аңлый инде. Аңа ничек каршы торырга?  Яшьләр коррупция турында нәрсә уйлыйлар?  Узган атнада  “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында узган “Син коррупция турында нәрсә беләсең?” интеллектуаль уенында район үзәге мәктәпләрендә укучылар шушы һәм башка сорауларга  җавап табарга тырыштылар.


18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
 

Хуҗалыкларда бүген савым сыерларның продуктлылыгын арттыру, сөт җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү көнүзәк мөһим мәсьәлә булып кала.


17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
 

26 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр чорда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 67 хәбәр, гариза алынды.  Район территориясендә 20 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 86 кешегә   административ беркетмә төзеделәр. Шуларның бишесе вак хулиганлык кылган өчен, 10 гражданин салынган штрафны вакытында түләмәгәнгә җавапка тартылдылар.


14
декабрь, 2012 ел
җомга
Конкуренция–ул көрәш мәйданы. Кем көчле тактик, стратик, көн сулышы белән яши, көндәшләрен яхшы белә, аның җиңүчеләр рәтендә булачагына шик калмый. 

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
 

Узган атна ахырында район халыкны социаль яклау бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән  балаларны тәрбияләүче әти-әниләр белән  район үзәгенең төрле службалары җитәкчеләре “Түгәрәк өстәл” артында очраштылар.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
 

Узган атнада  хокук саклау органнары, идарәче компания һәм район башкарма комитеты вәкилләреннән торган махсус комиссия күп катлы йортларга  рейд үткәрде.  Сәбәбе гомуми  йорт хаҗәтләренә  түләүләрнең   үсүеннән зарланып язылган шикаятьләр булды инде.


11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
 

Традицион инвалидлар декадасы  физик мөмкинлекләре чикләнгән  кешеләрнең иҗат фестивале белән  район Мәдәният йортында башланып китте.


10
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
 

Терлекчелек хуҗалыкларда  иң авыр һәм табышлы тармак санала. Күпләр аның ярдәмендә тотрыклыкка ирешә, вакытында хезмәт хакын бирә, салым түләүләре һәм энергетикларга да бурычсыз көн күрә. Белгәнебечә, әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә нәкъ шул хакта җитди сөйләшү  булды. Анда күтәрелгән кайбер мөһим мәсьәләләр белән таныштыруын  һәм терлекчелектәге  хәлләр турында сөйләвен сорап без авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече  Вәкил Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек:


6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
 

Газета укучыларыбыз сорауларына Россия Пенсия фондының Балык бистәсе идарәсе начальнигы Минзия Валеева җавап бирә:

– Гражданин вафат булган очракта, аның пенсия тупланмалары средстволары “кая китә”?


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
 

Ноябрь ахырында Яңа Чишмә районында  авыл җирлекләрендәге гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча зона-семинар киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, республика муниципаль берәмлекләр Советы рәисе М.Шакиров һәм 12 муниципаль районның  авыл җирлекләре башлыклары, район кулланучылар берлеге вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International