26 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр чорда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 67 хәбәр, гариза алынды. Район территориясендә 20 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 86 кешегә административ беркетмә төзеделәр. Шуларның бишесе вак хулиганлык кылган өчен, 10 гражданин салынган штрафны вакытында түләмәгәнгә җавапка тартылдылар.
26 ноябрьдә Корноухово авылында яшәүче гр. С. ның хуҗалыгыннан билгесез кешеләрнең 3000 сумлык “Партнер” бензин пычкысы урлаулары турында гариза керде. Оператив-тикшерү нәтиҗәсендә карак ачыкланды. Ул гаебен таныды, урланган пычкы алынды.
Россия Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 1 бүлеге (урлашу) буенча җинаять эше кузгатылды.
* * *
26 ноябрь көнне гр. Н. ирекле рәвештә, акчалата түләү бәрабәренә 12 калибрлы ИЖ-18М ау мылтыгы тапшырды.
* * *
29 ноябрьдә гр.П.дан 30000 сум акчасы булган кредит картасы югалу турында гариза алынды. Аңа бу акчаны 20 ноябрьдә товарга кредит рәсмиләштергәндә биргән булалар. Ноябрь аенда бу картадан акчаны кемдер ала. Россия Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 1бүлеге (урлашу) буенча җинаять эше кузгатылды. Гаепләнүче бар.
* * *
1 декабрьдә гр. А. ирекле рәвештә, 8 калибрлы ИЖ-79-8 маркалы газ пистолеты тапшырды.
* * *
3 декабрьдә гр. Д. ирекле рәвештә, акчалата түләү бәрабәренә 16 калибрлы ИЖ-58 ау мылтыгы тапшырды.
* * *
5 декабрь көнне гр. Д.га карата Рф Җинаятьләр кодексының 260 маддәсе (законсыз урман кисү) нигезендә җинаять эше кузгатылды.
Ул Шомырбаш участогында 28 каенны кискән. Шул рәвешле 100 мең сумнан артык зыян китергән.
* * *
4 декабрьдә Котлы Бөкәш авылында гр. С.ның, Шомбыт авылында гр. К. ның үз йортларыннан законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатулары ачыкланды. Аларга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
* * *
8 декабрь төнендә билгесез кешеләр район үзәк больницасының балалар поликлинникасы педиаторы кабинетына кереп ут төртәләр.Җинаять эше кузгатылды, тикшерү бара.
* * *
8 декабрь көнне район үзәк больницасына корсагы чәнчүдән яраланган гр.П китерелде. Аның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән өчен җинаять эше кузгатылды.
* * *
2009–2011 елларда гражданнар Г., Б., А. хезмәт урыннарыннан явызларча файдаланып, алдашу юлы белән Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булучыларга кабер ташлары ясау һәм урнаштыру, ритуаль хезмәтләр күрсәтү өчен бүленгән бюджет средстволарын үзләштерәләр. Бу факт буенча тикшерү бара.
М. Гарипов,
штаб начальнигы.