Узган атнада хокук саклау органнары, идарәче компания һәм район башкарма комитеты вәкилләреннән торган махсус комиссия күп катлы йортларга рейд үткәрде. Сәбәбе гомуми йорт хаҗәтләренә түләүләрнең үсүеннән зарланып язылган шикаятьләр булды инде.
Гомуми йорт хаҗәтләре нәрсә ул?
2012 елның 1 сентябреннән РФ хөкүмәтенең гомум йорт хаҗәтләре турындагы карары үз көченә керде. Башта гомуми йорт хаҗәтләренең нәрсә икәнен аңлатып китик. Ул бөтен йорт хисаплагычы буенча кулланылган суның шәхси хисаплагычлар күрсәткечләре арасындагы күләме аермасы. Бу юлы комиссия салкын су белән тәэмин итүдә килеп чыккан ризасызлыкларны тикшерде. Мисал өчен берничә сан китерәбез. 2012 елның октябрь аенда 9 йортта гомуми йорт ихтыяҗлары тиешле дәрәҗәдән 20 процентка артыграк булган. Ноябрь аенда бу сан тагын да арткан. Мәсәлән, Октябрьнең 60 еллыгы урамындагы 5 йортта ул октябрь аендагы 54 проценттан ноябрьдә 72 процентка җиткән. Шул ук урамдагы 7 йортта 37 процентта 66 процентка арткан. Мондый мисалларны алга таба да китерергә мөмкин булыр иде. Район үзәгендәге барлык күп катлы йортларда гомуми йорт хисаплагычлары бар. Ә менә гомуми ихтыяҗлар өчен тотылган су һәр йортта төрлечә. Сәбәп нәрсәдә соң? Рейд группасы шуны ачыкларга тырышты да инде.
Кем ничек булдыра шулай урлый
Практика күрсәткәнчә, счет-фактуралардагы гомуми йорт хаҗәтләре өчен зур суммалар кайбер фатир хуҗаларының урлашулары яки идарәче компаниянең тарифларны арттырулары, хуҗасызлыгы (мисал өчен йорт подвалында су агып ята) аркасында килеп чыга. Рейд барышында икенче вариантка сылтауның урынсыз булуы ачыкланды. Тарифлар кулланучыларның күз алдында, подвалларда су таммый да, акмый да. Беренче вариант кала, ул да булса–урлашу. Коммуналь хезмәтләр өчен тулысынча түләмәскә теләүчеләр төрле ысуллар уйлап чыгаралар. Хисаплагычларга магнитлар ябыштыралар, башка җаен табалар. Нәтиҗәдә үзләренә экономия ясыйлар, ә намуслы күршеләре үзләре өчен дә, теге егет өчен дә түләргә мәҗбүр булалар. Комиссия Октябрь урамындагы 41 йортта булгач шундый нәтиҗәләр ясады. Биредә һәр фатирда шәхси су хисаплагычлары бар. Ә гомуми йорт хаҗәтләре өчен түләүләр октябрьдән ноябрьгә кадәр 19 проценттан 153 процентка күтәрелгән. Кайвакытта барлык фатирларда да су хисаплагычлары булмаган күп катлы йортларда рәсми теркәлгән гражданнарга караганда артыграк кешеләр яшиләр. Бу очракта да коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күршеләр җилкәсенә төшә. Коммуналь каракларны ачыклау авыр түгел. Мәсәлән, фатирда 5 кеше яши ди. Ә алар хисаплагыч буенча аена нибары 3 куб су тоталар. Бу аларның суны урлаулары турында сөйли. Күп катлы йортларда яшәүчеләр менә шундый намуссызлар аркасында артыграк акча түләүләрен белеп торсыннар иде.Урлашуда тотылучыларны штрафка һәм башка административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Мондый рейдлар алга таба да үткәреләчәк. Шунысын да искәртеп үтәбез. Административ хокук бозулар кодексына мондый гамәлләр өчен штраф санкцияләрен арттыру буенча үзгәрешләр кертелә. Димәк, экономияләргә яратучылар шактый оттырырга да мөмкиннәр.
Вячеслав Родионов.