ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе
 

Күп еллардан бирле инде газ службасы эшчәннәре район үзәгендә яшәүчеләрне  боздан эшләнгән  искиткеч матур шәһәрчеге белән сөендерә.


7
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе
 

Район Мәдәният йорты каршысында 31 декабрь  бәйрәм киче  балыкбистәлеләр һәм кунаклар өчен онытылмаслык вакыйга булып истә калыр.  Күп еллардан бирле дәвам иткән  күркәм гадәт буенча муниципаль район башлыгы Илһам Валеев  мәйданга җыелган халыкны  Яңа ел бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде.


1
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

“Ак Барс” банкның  Балык бистәсе өстәмә офисы баш бухгалтеры Зөлфия Фәхриеваның эш урыны кешедән өзелеп тормый инде. Һәр клиентны, юридик затмы ул, физикмы якты йөз белән каршы ала.  “Аның белән  эшләве җиңел, белмәгәнеңне сабыр гына аңлата, онытсаң  исеңә төшерә, киңәшләре белән ярдәм итә. Клиентларга  культуралы хезмәт күрсәтүнең бер өлгесе инде”,–диләр бухгалтерлар.


29
декабрь, 2012 ел
шимбә
 

Менә 2012 ел да тәмамланды. Балыкбистәлеләрнең хәтерендә  нинди вакыйгалар белән истә кала соң? Әнә шундый традицион Яңа ел соравы белән район үзәгендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттек.


28
декабрь, 2012 ел
җомга
 

Район  башлыгы Илһам Госман улы Валеев белән Яңа ел алды әңгәмәсе кору, ирешелгәннәр һәм алдагы бурычлар хакында сөйләшү инде күркәм  традициябезгә әйләнеп бара. Бу юлы да моңа тугры калган хәлдә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать  иттек:


27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
 

–Эш урынымны бик яратам. Коллективыбыз үзара дус, тату яшәгәнгә күңелем һәрчак хезмәттәшләрем янына тартыла,–ди Сәрия Һашимова.


25
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
 

Балигъ  булмаганнарның  законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, сукбайлыкны профилактикалау буенча  эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү,  балалары социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан Балык бистәсе муниципаль район территориясендә 2012 елның  18 декабреннән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр  “Полиция Кыш бабае” дигән пиар-акция үткәрелә.


24
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
 

Шушы көннәрдә генә район үзәк хастаханәсендә “Ак Барс-Мед” иминият компаниясенең җаваплы хезмәткәрләре халыкка  медицина хезмәте күрсәтүне тамырдан яхшырту һәм аның сыйфатын күтәрүгә багышлап “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрделәр.


21
декабрь, 2012 ел
җомга
 

Хуҗалыкларда бүген  терлекләрне уңышлы  кышлату, аларның продуктлылыгын арттыру көнүзәк мәсьәлә булып кала.


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Офыкларга таба үзе киткән кебек, әле дә, соңгы очрашуыбыз саубуллашуга тиң   сыман тоела бүген. Кыш айларын бик өнәп бетермәве, ул соңгы елларда декабрь җитүгә, ялында  Египетка  сәфәрләргә кузгала торган булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International