Күп еллардан бирле инде газ службасы эшчәннәре район үзәгендә яшәүчеләрне боздан эшләнгән искиткеч матур шәһәрчеге белән сөендерә.
Коллектив эшчәннәре быел озак вакытлар кар аз булуга борчылмаганнар. Боздан менә дигән матур шәһәрчек оештырганнар алар. Күркәм гадәт буенча балыкбистәлеләрне сөендереп ул үзвакытында эшли башлады. Ачу тантанасына “Сабагаз” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Исмәгыйль Мөхетдинов та килде. Кунаклар хөрмәтенә газ службасы коллективы матур концерт номерлары да әзерләгән иде.
Иванайлылар сөенече
Узган ел Иванай авылы кешеләре өчен аеруча сөенечле булды. Капиталь ремонттан соң авыл клубы файдалануга тапшырылды.
Ул муниципаль район башлыгы инициативасы белән төзекләндерелде. “Кулон” акционерлык җәмгыяте директоры Альберт Фәхретдинов та авыл кешеләренең сөенечен уртаклашырга килгән иде. Барысы да бергәләшеп яңа клубта күңелле концерт-тамаша карадылар.
Машина паркы яңара
Узган ел ахырында район үзәк хастахансенең “Ашыгыч медицина ярдәме” күрсәтү бүлегенә 3 автомашина тапшырылды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер, соңгы елларда гына районда барысы 16 фельдшерлык-акушерлык пунктлары капиталь ремонтланды. Узган елда гына Иванай, Рус Әшнәге, Анатыш, Шумково акушерлык пунктлары һәм Котлы Бөкәш табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды. Быел да бу эш тукталмаячак. Яңа Арыш, Иске Арыш, Бәтке авылларында акушерлык пунктлары төзеләчәк. Югары Тегермәнлек амбулаториясенә капиталь ремонт үткәреләчәк,–ди үзәк хастаханә җитәкчесе Равил Зарипов.
Полиция Кыш бабае «Акчарлак»та
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлеге начальнигы Н. Мостафин, начальникның личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Р. Гыйльмиев, ПДНның өлкән инспекторлары М. Новикова, А. Имамиев югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” социаль приютында булдылар. Бу дулкынландыргыч очрашу “ Полиция кыш бабае” пиар-акциясе кысаларында уздырылды.
“Полиция Кыш бабае” җырларга, биергә яратучы балаларның бер хыялын чынга ашырды инде. Кунаклар балаларга музыкаль үзәк, татлы тортлар бүләк иттеләр, Яңа ел белән котладылар.
Шул ук көнне “Полиция Кыш бабае” ПДН, КДН да профилактик исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да Яңа ел бүләкләре өләштеләр.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.