Шушы көннәрдә генә район үзәк хастаханәсендә “Ак Барс-Мед” иминият компаниясенең җаваплы хезмәткәрләре халыкка медицина хезмәте күрсәтүне тамырдан яхшырту һәм аның сыйфатын күтәрүгә багышлап “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрделәр.
Очрашуда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Равил Зарипов, шифаханә җитәкчесе Нияз Фәсхетдинов, табиб-эксперт Римма Гаязова, даруханә мөдире Гөлфия Мөксинова, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Айгөл Вафина, ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Мария Александрова белән район үзәгендә яшәүче хезмәт ветераннары һәм инвалидлар катнашты.
Иң элек Равил Зарипов соңгы елларда башкарылган эшләре, халыкка медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле үзгәрешләр һәм бурычлар турында сөйләде. Аннан соң Казан шәһәренең “Ак Барс-Мед” иминият компаниясе директоры Рәшит Абдуллин үз эшчәнлекләре хакында аңлатма бирде. Ул медицина иминияте полисларын бүген Рәсәй күләмендә яңа карточка тибында бирә башлаулары хакында хәбәр итте. Әлеге карточка законга яраклаштырып күп төрле хезмәт күрсәтүне үз эченә алачак. Соңыннан “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларга мөрәҗәгат итеп халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты белән кызыксынды. Чөнки район халкының хастаханәдә дәвалануы өчен чыгымнарны тулысынча әлеге иминият компаниясе финанслый. Аңа әлбәттә, урыннан сорау бирүчеләр дә күп булды. Бер хезмәт ветераны, мәсәлән, стационарда дәваланганда кайбер даруларны үзе сатып алган. Бу дөресме? Әлеге сорауга дәваланучыларның хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сәхапов җавап бирде. Ул даруханәдән алган препаратлар өчен түләү чегын “Ак Бар-Мед” компаниясенең район бүлеге җитәкчесе Әлфия Җәләловага тапшырырга киңәш итте. Иминият компаниясе фактны тикшергәч, акча тулысынча кайтарылачак. Шунысын да искәртү урынлы булыр, авыру кешегә табиб билгеләгән дәвалау курсында күрсәтелгән препаратларны гына иминият компаниясе финанслый. Очрашуда авыруларны тукландыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Һәр сорау-үтенечкә белгечләр һәм җитәкчеләр тарафыннан тулы җавап бирелде.
Очрашуга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин йомгак ясады.