Толерантлык иленең бер улын югалтканда: уйлар, уйланулар...

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
 

Офыкларга таба үзе киткән кебек, әле дә, соңгы очрашуыбыз саубуллашуга тиң   сыман тоела бүген. Кыш айларын бик өнәп бетермәве, ул соңгы елларда декабрь җитүгә, ялында  Египетка  сәфәрләргә кузгала торган булды.

 Башка вакытларда сиздерми генә юлга чыккан Володябыз, бу юлы гел башкача хушлашып китте кебек. Бөек Ватан сугышын аркылыга-буйга  кичкән әнисе,  аңа булган мәхәббәте, җәмәгате–Ларисасы, һәр елны  Яңа елга кунак булып кайтучы оныгы хакында да озаграк, тукталыбрак  сөйләде ул. Сүзем,  чит бер җирләрдә мәңгегә йокыга талган дустым, җитәкчем, коллегам Шевчук Владимир  Николаевич турында булыр. Һәм мин бүгенге багышлавымны сабак–сүз буларак каләм очымда хикәяләргә талпынам.

Язмыштыр: без бервакытта офицер  кителе киеп, бер  өстәлдә тукландык. Бер университетта белем изәдек. Бер үк көнне, бер үк сәгатьтә “Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме билгеләмәсен, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов  кулыннан алдык, бер көнне үк икебез дә–“Бәллүр каләм” ияләре булдык.  Хәтта, халык санын алу, “1000 еллык” медальләрен безгә бер кеше, бер үк минутларда тапшырды. Республика  Җәмәгать Палатасында бер комиссиядә эшләдек.

Болары хакында язып та тормаган булыр идем. Тик бу олуг җан алдындагы бурычым, хисләремне чишмә итә, күзләремне чылата, “Мондыйлар йөзгә-меңгә бер туа”, дип янәшәдәгеләрем, коллегаларым, аны белүчеләр искәртеп тора.

Мин аның, хәтта, милләтен дә белмим, ояты үземә булсын. Ә бәлкем? Ул татарны, урысны, чәчәнне, дагестанны, янәшәсендә кем  аралаша барысын үз “милләте” һәм дә  чын дусты санады. Кешегә  үз  күңеле аша  ышанды.

Рәсәй Федерациясе,  дистәләгән төбәк, районнарда аның янәшәсендә буларак чыгыш ясаганнарын  барлаганым аз булмады–ул һәрчак “идеаль нокта” да кала алды. Җәмәгать Палатасында ясаган чыгышларында: “Нигә сез башка милләтнең кара ягына басым ясыйсыз, агын эзләгез, табыгыз, шуны тәкърарлагыз” дигән канатлы сүзләрен күпләр әле дә җан кесәсендә йөртәдер. “Нигә бер хайван аркасында тоташ милләтне аяк астына салырга?”–дигән тәгълимати чыгышларын хупламый мөмкин идеме соң?! Ул милләтләрнең батырларын, җинаятьчеләрен дә бер яссылыкта, бер учта күрә белде. “Без органик бер бөтен!”–дип кабатларга яратты. Аның  өчен барлык милләтләр дә бертигез иде, һәр кеше олы бер җан, олуг кыйммәт, Аллаһ бәндәсе буларак бәһаләнде. “Эфир”  студиясе, Җәмәгать Палатасының “Кабул итү бүлмәсе”, “Татмедиа” җәмгыяте–болар “халык” төшенчәсе, аның хокукларын яклау, дөреслек өчен көрәшү  мәйданы булып тордылар. Соңгы сәгатьләренә кадәр дуслары, коллегалары диеп яшәде, вазыйфасы вә аңа кермәгән хокукый яшәү рамкаларында яшәргә тырышты. Янәшәдәгеләр өчен ул–әүлия, әнбия, шәех тә сыман кабул ителә иде.

...Ул китте. Безгә күп киңәшләр, вәзгыять, үрнәк мисал, акыллы фикерләр, матур чакыру-васыятьләр калдырып китте.Володя! Гафу, урыны оҗмахта булсын, ул миңа нәкъ шулай дәшәргә куша иде.

Инде, язмама нокта куяр сәгатьтә, Володяның инкыйлабына тугры калган хәлдә, киләсе язмаларымны, нәкъ менә, ул күрергә теләгән геройларга багышларга җыенам. Тән китә, җан кала, диләр. Димәк, ул теләгәннең бер генә  баскычына атлый алсам да, мин бәхетле булачакмын. Киткән, әмма күңелемдә, җанымда, йөрәгемдә калган чын дустым хакына күпне эшләргә әзермен–милләтләрнең бер бөтенлеге, бер сулышта яшәве, туганлашып, аңлашып көн күрүе хакына! Бу максат аның да тормыш шигаре иде!

 

Вазыйх Фатыйхов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International