Шартлар тудыру, хезмәт хакын күтәрү–алмаксат!

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе
 

Терлекчелек хуҗалыкларда  иң авыр һәм табышлы тармак санала. Күпләр аның ярдәмендә тотрыклыкка ирешә, вакытында хезмәт хакын бирә, салым түләүләре һәм энергетикларга да бурычсыз көн күрә. Белгәнебечә, әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә нәкъ шул хакта җитди сөйләшү  булды. Анда күтәрелгән кайбер мөһим мәсьәләләр белән таныштыруын  һәм терлекчелектәге  хәлләр турында сөйләвен сорап без авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече  Вәкил Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек:

–Бүген районыбыз хуҗалыкларында терлекчелек продуктлары җитештерү күләмен арттыру максатынан нәтиҗәле эш алып барыла. Хәзерге вакытта  “Азык-төлек корпорациясе”, “Аяз-Ойл”, “Масловский” хуҗалыклары үзләрендә җитештерелгән сөтне күбесенчә югары сорт белән тапшырырга тырышалар. Эшкә күңел биреп керешсәң,  ашату технологиясен төгәл үтәсәң уңышларга ирешеп була икән ул.  Мәшләклеләр, мәсәлән, ел әйләнәсе терлекчелек продуктларын арттыру максатыннан Казан крахмал заводыннан мальтоза алып кайтып малларның көндәлек рационына кушып бирәләр. Кыш айларында алар Мамадыш спирт заводыннан икешәр рейс барда кайтаралар.   Әнә шуңа күрсәткечләре дә яхшы, табышлары да мул аларның. Кызганычка каршы, әле  һаман да “Кульга” хуҗалыгы эленке-салынкы эшләвен дәвам иттерә.  Биредә быел 10 айда  бер сыердан уртача  1857 килограмм сөт алынган. Ә тәүлегенә һәр сыердан  алар нибары 4,1 килограмм сөт савалар.   Бу хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрнең гамәлләрен һич кенә дә аңларлык түгел. Югыйсә, үзләре  үк зур зыян күрәләр бит. Аннары югары һәм беренче сортлы  сөт тапшыру арасында да  аерма зур.  Югары сыйфатлы сөт   беренче сортлысыннан 10 процентка кыйммәтрәк йөри.  Ә терлекчелек тармагына даими рәвештә зур игътибар биреп эшләүчеләр нәкъ шундый яхшы сыйфатлы югары сортлы сөт тапшыра да инде. Мисал өчен “Аяз-Ойл” хуҗалыгы  терлекләрнең продуктлылыгын айдан-айга  арттыра.  Алар бу ел башыннан  10 айда бер сыердан уртача  5703 килограмм сөт савып алганнар. Ә бүген исә  һәр сыердан уртача савым 19 килограмм тәшкил итә. Шулай мул продукция җитештергәч, терлекчеләрнең хезмәт хакы да югары. Кызганычка каршы әлеге дә баягы кайбер хуҗалыкларда ул әлләни мактанырлык түгел. Шуңа ферма эшчеләре  нәтиҗәле эшләү түгел, үз эш урыннарын тәртиптә тотарга кирәклеген дә онытып җибәрәләр. Узган атнада     үткән район семинарында “Кульга” хуҗалыгындагы тәртипсезлек турында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре  төшергән видеоязманы карагач, күпләр көрсенеп куйдылар.

–Куйган хезмәтләре өчен терлекчеләргә бик аз гына хезмәт хакы түләп, бервакытта да производствода уңай күрсәткечләргә  ирешеп булмый,–дип басым ясады министр урынбасары Николай Якушкин министрлыкта узган киңәшмәдә.

Сүз дә юк, эшкә салкын караш, тискәре мөнәсәбәт булганда терлекче фермага вакыт үткәрү өчен генә килеп йөриячәк.   Тырышып эшләү, технологик таләпләрне төгәл үтәү, югары савымга ирешү аның башында да булмаячак.  Үз эшче хезмәткәрләренә  хезмәт хакын аз түләү юлы белән  экономияләп кенә әлләни ерак китеп булмый.  Тикмәгә генә министрлыкта узган киңәшмәдә дә бу мөһим мәсьәләгә кабат-кабат басым ясалмады.   Шуңа һәр хуҗалык бүген  яхшы сыйфатлы, мул продукция җитештереп, зур табыш алырга  өмет итеп яшәргә тиеш.  Һәр атнада диярлек  район семинарларында телгә алынганча,   фермаларда технологик таләпләрне  төгәл үтәп нәтиҗәлелекне арттыру өчен зур көч  куеп тырышып эшләргә кирәк.  Бүгенгесе көнне  инде эшне  заман рухында оештыру, энергия саклаучы технология куллану хакында уйларга кирәк.  Кайбер  хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренә  Хәмидуллин, Нәбиуллин,  Шакиров кебек крестьян-фермерлык хуҗалыкларындагы терлекчелек фермаларыннан  үрнәк алып эшләү дә  бер дә комачауламас иде,  югыйсә.

Сорауга җавапны И.АМЕТОВ язып алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International