Узган чәршәмбедә Балык бистәсе балалар иҗат үзәгендә 19 егет һәм кызга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшыру тантанасы булды.
Күптән түгел генә Балык бистәсе Росреестр бүлегендә үткән “түгәрәк өстәл”дә район башкарма комитеты, кадастра палатасы, салым инспекциясе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм шулай ук кайбер авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.
20-30 ноябрьдә Балык бистәсе муниципаль район территориясендә балигъ булмаган үсмерләргә сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату, аларны куллануга этәргеч ясауга бәйле административ хокук тәртибе бозуларны, җинаятьләрне ачыклау, кисәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Бу очраклы гына акция түгел. Чөнки соңгы вакытта сәүдә нокталарында үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату очраклары еш кабатлана.
Бөек рус язучысы Л.Толстой “Балачак” хикәясендә үз әнисен бик назлы хисләр аша искә ала. Өзелеп яратуы турында сөйли. Балык бистәсе 2 нче мәктәбенең А.Кузьмичева җитәкчелегендәге 4 А сыйныф укучылары бу әсәрне дәрестә бик яратып укыганнар. Ә өйләрендә шушы хикәя тәэсире астында үз әниләре турында иншалар язганнар. Бүген сезгә алардан өзекләр тәкъдим итәбез:
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге үз эшчәнлеген Татарстан региональ бүлеге җитәкчелегендә алып бара. Аның төп максаты булып элеккегечә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләсе ята.
Халыкның ирек һәм хокукын яклау, законнарның үтәлешен контрольдә тотучы орган буларак, прокуратура эшчәнлеге белән бәйле язмаларыбыз укучыларыбызга кызыклыдыр дип уйлаган шәлдә, район прокуроры А.Хусаиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Узган атнаның шимбәсендә район Мәдәният йорында РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Ул шактый тантаналы мизгелләре белән аерылып торды.