Күптән түгел генә Балык бистәсе Росреестр бүлегендә үткән “түгәрәк өстәл”дә район башкарма комитеты, кадастра палатасы, салым инспекциясе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм шулай ук кайбер авыл җирлекләре вәкилләре катнаштылар.
Аның эшендә ведомствоара хезмәттәшлек эшенең нәтиҗәлелеге, бу эш барышында туган проблемаларны һәм мөмкинлекләрне хәл итү буенча кайбер актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Белгәнебезчә, агымдагы елның 1 июленнән электрон ведомствоара хезмәтттәшлек турында закон үз көченә кергән иде. Нәтиҗәдә гади гражданнарның эшен җиңеләйтү, аларны аерым төр документ һәм белешмәләр сорап кайбер оешмаларга йөрү кебек мәшәкатьтән азат итү эше каралды. Хәзер инде тиешле кәгазьләрне бу ведомстволар бер-берсеннән үзләре сорап алачаклар (шәхси юнәлештәге документлардан тыш). Әлбәттә, монда күп төрле проблемалар туа. Аның беренчесе, төгәл тутырылмаган документлар. Үз чиратында алар ведомствоара хезмәттәшлектә зур буталчыклар китереп чыгарырга мөмкиннәр. Болар турында кадастра палатасы бүлеге башлыгы Нурислам Сафиуллин җентекләп сөйләде.
Шулай ук җир закончалыгы тармагында да күп кенә аңлашылмый торган мәсьәләләр килеп чыга. Җирләргә контроль һәм аларга күзәтчелек итү–иң мөһиме санала. Бу вәкаләтләр бүген авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән. Росреестрның Балык бистәсе бүлеге башлыгы урынбасары Фәрит Фазылов әйткәнчә, үткәрелгән 180 тикшерү барышында 145 күп төрле тәртип бозу фактлары ачыкланган. Аларның күбесе җирне законсыз файдалану белән бәйле. Авыл җирлекләре башлыкларына җир закончалыгы нигезендә аларны тиешле тәртипкә китереп, эшне активлаштырырга кирәклеге турында тәкъдим ясалды. Әгәр гражданнар салым түләү буенча төгәл булмаган саннар китерелгән күрсәтмә алсалар, аларга Росреестрдан һәм кадастра палатасыннан аны раслаучы документ алырга кирәк. Салым инспекциясенә мәгълүматлар нәкъ шул оешмалардан алына бит инде. Болар хакында район салым инспекциясе хезмәткәре Дмитрий Каргин аңлатма бирде.
“Түгәрәк өстәл” утырышында авыл хуҗалыгы җирләренә хокук бирүне теркәү турында, шулай ук җир участокларыннан баш тарту хакында Росреестрның Балык бистәсе бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов сөйләде.
Вячеслав Родионов.