Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Балык Бистәсе муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район башлыгы
Идарә органнары
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" Милли программасы
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бүләкләре
Балык Бистәсе штп генераль планы
Районның Мактаулы гражданнары
Район геральдикасы
Районның инвестицион паспорты
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы»муниципаль берәмлегеннән присяжныйларга кандидатлар исемлеге
Район тормышы
Коррупциягә каршы көрәш
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Хезмәт
Матбугат хезмәте
Кадрлар сәясәте
Комиссияләр һәм киңәшләр
Иҗтимагый Совет
Муниципаль контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль хезмәт
Халык тыңлаулары
Инвалидлар декадасы
Өлкәннәр көне
Кулланучыларның хокукларын яклау
Дәүләт-шәхси партнерлык
Норматив документлар
Статус документлар
Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарлары
Башкарма комитет карарлары
Халык мөрәҗәгате
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Гражданнарны кабул итү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕНӘ КҮЗӘТҮ
Норматив хокукый актлар
ИНТЕРНЕТ КАБУЛ ИТҮ БҮЛМӘСЕ
ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР
КАЙНАР ЛИНИЯ
МӨРӘҖӘГАТЬ ҮРНӘКЛӘРЕ
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Опека һәм попечительлек бүлеге
ГХАТ бүлеге
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Балык Бистәсе муниципаль районы
Тормыш яме– Хезмәттә
2012 елның 16 ноябре, җомга
Марат Газизов быел туңга сөрүдә аеруча нәтиҗәле эшләде. Хуҗалыгыбызның иң алдынгы механизаторларыбызның берсе ул дип таныштырды аның белән “Востокзернопродукт” җәмгыяте директоры Рәкыйп Гыймадиев.
Югары Тегермәнлек авылының иң мактаулы механизаторы булып танылган Габдуллаҗан абзый (ул мәрхүм инде) кечкенәдән кызыксынучан булган улына зур өметләр баглаган. Һәрвакыт аны үзе янәшәсендә йөртеп авыл хуҗалыгы машиналары, агрегатлар белән таныштырган. Әнә шуңа Марат та мәктәп елларыннан ук техника тирәсендә бөтерелеп үсә. Колхоз эшендә катнашып, зур хезмәт чыныгуы ала. Җәйге каникул вакытында ул бай тәҗрибәле игенче Вафа абыйсы янәшәсендә “Нива” комбайнында ашлык суктыруда катнаша. Шул чорларда егет күңелендә әтисе хезмәтен дәвам иттерү уе туа да инде. Аннары остазы Вафа абыйсы да бу игелекле һөнәр серләренә төшендерүдә зур роль уйный. Уңай нәтиҗәсе дә күз алдында. Хәрби хезмәткә алынганчы ук инде ул барлык төр трактор, комбайн белән идарә итәргә өйрәнә. Ә армия хезмәтен тәмамлап кайткач, Маратны район үзәгенә эшкә чакырсалар да туган авылында төпләнеп кала ул. Аннары кайберәүләр кебек мин ике ел дәвамында бер ялсыз хезмәт итеп кайттым, туйганчы ял итәм әле дип өйдә утырмый, колхоз идарәсенә барып эш бирүләрен сорый. Хәрби хезмәткә алынганчы нәтиҗәле эшләвен искә алып аңа шактый яхшы хәлдә булган “ДОН” комбайнын тапшыралар. Егет кыска гына вакыт эчендә “кыр корабы”ның барлык узелларын тикшереп, яңартып, көйләп эшкә әзерләп куя. Менә шуннан аның хезмәт биографиясе башлана да инде. Ул елның-елында язгы чәчүдә, аннары урып-җыюда актив катнаша. Техниканы юып чистартып кышкы саклауга куйгач, МТЗ тракторына утырып җир эшкәртә. Инде менә хуҗалыкны иң өметле инвесторларның берсе “Кызыл Шәрыкъ” җәмгыяте үз канаты астына алгач, авылга берсеннән-берсе куәтле кыйммәтле чит ил техникалары кайтарыла башлый. Заманча эшләнгән, компьютерлар белән җиһазланган тракторны очраклы кулларга тапшырып булмый бит инде. Монда да Маратның авыл хуҗалыгы машиналарын әтисе кебек яхшы белүен һәм аны һәрвакыт карап сакчыл эшләтүен искә алып егеткә бирәләр. Менә 4 ел инде ул авыл кешеләре теленә “Миккорик” исеме белән кереп калган тракторда эшли. Яз башыннан җир эшкәртеп чәчүдә катнаша. Ә көзен туңга сөрү кебек җаваплы эшкә алына. Быел ул хезмәттәше Галимулла Хәкимуллин белән техниканы ял иттермичә тәүлек буена диярлек җир эшкәртте. Белгечләрнең әйтүләренә караганда икесе дә сменага 20 гектар җир эшкәртергә тиеш булсалар, бу норманы һәрчак арттырып үтәүгә ирешкәннәр. Хуҗалык җитәкчесе дә безгә Марат турында хезмәттә дә, көндәлек тормышта да аның гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора, диде. Тормыш иптәше Рузалия дә Марат кебек эш сөючән, тырыш хезмәткәр. Мәктәптә китапханәче эшен башкара ул. Берүк вакытта балаларга рус теле фәненнән белем бирә. Гаиләдә ике кыз үстерәләр алар. Төп йортта әнисе Зөләйха апа белән тирә-юньдә күпләрне сокландырып матур гомер кичерәләр, абзар тутырып терлекләр дә асрыйлар. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яши, дип нәкъ менә Марат кебек уңган механизатор турында әйтәләр инде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
МКУ
Татарстанда йортсыз хайваннар проблемасы: ул ничек хәл ителә һәм без нәрсә эшли алабыз?
Балык Бистәсе муниципаль районы
6
май, 2026 ел
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 6 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 7 маенда 6 май кичендә, төнлә һәм 7 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
5
май, 2026 ел
2026 елның 5 маенда 18 сәгатьтән 6 маенда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү 5 майда кичен, 6 майда төнлә һәм көндез урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
МКУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз