“Кайнар икмәк” тәме таралды...

2012 елның 14 декабре, җомга
 

Конкуренция–ул көрәш мәйданы. Кем көчле тактик, стратик, көн сулышы белән яши, көндәшләрен яхшы белә, аның җиңүчеләр рәтендә булачагына шик калмый. 

 Бүгенге сәүдә мәйданында исә район кулланучылар җәмгыятенең үз урыны, үз йөзе, позициясе бар дисәк һич кенә дә ялгыш булмас. Коллектив коллегалары арасында да республика  буенча  әйдәүчеләр рәтендә. Һәрдаим яңалыкка омтылып, эшчәнлекләрендә төрле матур юнәлешләр тудыра алулары да бары тик хуплауларга гына лаек.

...Җәй башында район икмәк комбинаты бинасы янәшәсендә төзелә башлаган яңа объект хакында да  күпме юраулар, сораулар йөрде. Ни булыр бу? Бигрәк зәвык белән төзелә! Төзелү тизлеген күр!  Ә объект исә көннән-көн күзгә күренеп күтәрелде. Инде бу атна  уртасында   “Кайнар икмәк” дип исемләнгән сәүдә үзәге ишекләрен ачты.

–Бистәлеләр төзергә ярата. Нык куандырасыз безне, аеруча сәүдә өлкәсендәге уңышларыгызга сокланып карыйбыз. Булдыклы егетләргә  ярдәм итү үзе бер кыйммәт,–диде бинаны ачу тантанасында катнашкан  “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов.

–Тарихыбыздан килүче элеккеге сәүдәгәрлек сәләте канда бар инде безнең. Раил Нәгыймович кебек бу һөнәрне  буыннардан   эшлекле  үзенә алып матур дәвам итүчеләр булганда  районда сәүдә сүрелмәс дигән өмет бар. Бистә җирлегендә ни төзелмәсен, ул бит халык өчен хезмәт итәчәк. Бу бина да бары тик куанычлар гына алып килсә иде,–дип ассызыклады  үз сүзен район башлыгы Илһам Валеев.

Бинаны ачу тантанасына җыелган халык та  җитәкчелек, сәүдәгәрләребез адресына җылы котлау сүзләрен аз яудырмадылар.

 Чыннан да, 500 квадрат мәйдан биләгән бина югары сыйфат, бик тә зәвык белән төзелгән.  Ике катлы әлеге үзәкнең беренче катында  кибет урнашкан. Киштәләрдә товар сыгылып тора. Хезмәт күрсәтү нәкъ маркетлардагыча, чиратка урын юк.  Кулланучылар җәмгыятенең тагын бер уңышына сокланмый мөмкин түгел, алар бу сәүдә ноктасына үзләре җитештерә торган 50 төр продукцияне чыгара алганнар. Җитәкчеләре Раил Бариев  әйтүенчә, киләчәктә ассортиментны  тагын да арттырырга уйлап торалар икән. Шөкер, план-проектларыбыз мулдан, ди ул.

Бинаның икенче катында теләгән сәүдәгәрләргә мәйдан бирергә җыеналар. Инде бүген үк урын алу өчен дәгъва кылучылар аз түгел икән. Бер атуда ике куян, ике як өчен дә отышлы булыр.

Гомумән дә, мондый сәүдә үзәкләренең ишәюеннән беркемгә дә зыян юк. Киресенчә, файдасы күбрәк тә әле, гади халык, сатып алучылар өчен бигрәк тә!

Рәсемнәрдә: район башлыгы Илһам Валеев һәм  “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов яңа үзәкне ачуда катнашучыларны тыңлыйлар;  сәүдә үзәге  һәм аның бүгенге тәҗрибәле сатучылары Нурсинә Җамалиева, Нурусә Хәйретдинова, Гайшә Галимова, Илсөяр Нуретдинова, Наташа Губаева һәм Миннегөл Хашимова (сулдан-уңга).

 

Вазыйх Фатыйхов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International