ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Быел гына да район агротехникум базасында төрле категорияле тракторчы-машинист белгечлекләре үзләштереп йөзгә якын егеткә таныклык алдылар.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

“Җинү язы” акциясе кысаларында Котлы бөкәш авылы мәктәбе волонтерлары белән берлектә Балык Бистәсе районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең "Доверие-Ышаныч" өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тәб Чаллы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Ханов Газиз Мөхәмәтхан улына һәм дә Вафин Шәрип Вафин улына торак йорт һәм йорт яны территориясен җыештыруда ярдәм ителәр.

«Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләр кунакта


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 26 апрелендә "Хөрмәтле ветераныбыз" республика акциясе кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре безнең авылдашларыбыз – Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү максаты белән Югары Ослан районының өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булдылар. Әлеге интернатта яшәүче авылдашыбыз - тыл хезмәтчәне Горшкова Галина Ивановныңа Балык бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Шулай ук, Балык Бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Вафина Айгөл Камил кызы Корноухово авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында яшәүче ике тыл хезмәтчәне хормәтләү максаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

26 апрель ел саен Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүенә багышланган хәтер көне билгеләнеп үтелә.

  25 апрельдә Олы Әшнәк авылында яшәуче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Әхмәтҗанова Мәдинә Ибраһим кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр яңгырады һәм Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы белән берлектә хаклыкны социаль яклау бүлеге белгечләре Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

“Язның игелек атнасы” акциясе кысаларында үтә торган “Игелекле җир” көнендә бәхет агачлары утыртылды.


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Балык бистәсе гимназиясендә якташыбыз,каһарман танкист, гвардия капитаны Петр Иванович Савинов исемендәге хәрби дан музее ачылды.

 

16 апрель көнне Казанның бадминтон үзәгендә  «Татарстанның бадминтон өметләре» турниры булып узды. 

Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Үзебез дә балачакта, шул суга кызыгып, бакчада каенны «елата» идек. Кадак белән тишәбез дә тамчылап аккан баллы суны салам аша чиратлап авыз итәбез. Мәрхүмә әбинең: «Каен суы салкын тидерә, эчмәгез, каенны рәнҗетмәгез», – дип әрләгәнен дә хәтерлим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International