ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

30 апрель көнне 0 сәгать 35 минутта Балык Бистәсе Котлы Бөкәш автомобиль юлында «Форд» автомобилен йөртүче хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый һәм руль идарәсен югалтып автомобилне кюветка каплый.

Бүгенгесе көнне районыбыз кырларында заманча эшләнгән һәм берүк вакытта берничә операцияне башкаручы 15 чәчү комплекслары эшли.

Балык Бистәсендә һәр елны гореф-гадәтләрне саклап “Йомырка җыю бәйрәме” уздыралар


2
май, 2016 ел
дүшәмбе

Район башлыгы Илһам Валеев бу көннәрдә хуҗалыкларда кыр эшләренең барышы белән таныша.


30
апрель, 2016 ел
шимбә

 Районыбыз  янгынчылары һөнәри  бәйрәмнәрен ярышып каршыладылар. Россия янгын сагы службасының 367 еллыгына багышланган бәйге Корноухово аерым янгын сагы посты базасында уздырылды. Анда хуҗалар, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш постлары һәм Балык бистәсе янгын часте командалары көч сынаштылар.

Инде хәбәр иткәнебезчә, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә Балык Бистәсе гимназиясендә якташыбыз, каһарман танкист, гвардия капитаны Петр Иванович Савинов исемендәге хәрби дан музее ачылды.

22 апрель көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе “Язгы игелек атнасы-Мәрхәмәтле Татарстан” республика акциясе кысаларында көрәш ветераннары белән очрашу үткәрде.

Соңгы елларда районыбызның яшь сәнгать коллективлары Татарстан Президенты ярдәмендә оештырылып килүче “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, җиңү арты җиңүләре белән куандырып кына торалар.

22 апрель көнне 16.00 сәгатьтә  Котлы Бөкәш-Шомбыт юлының 8 чакырымында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый һәм каршы як хәрәкәт полосасыннан шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче 8 яшьлек велосипедчы малайны бәрдерә. 

Тиздән Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителәчәк. Бу – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар күләме ике тапкырга артачак дигән сүз. Шунысы кызганыч: андый кешеләр саны республикада хәзердән үк ачыклана башлаган инде...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International