Балык Бистәсе районында 8 яшьлек малай көпчәк астында кала язды

2016 елның 30 апреле, шимбә

22 апрель көнне 16.00 сәгатьтә  Котлы Бөкәш-Шомбыт юлының 8 чакырымында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый һәм каршы як хәрәкәт полосасыннан шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче 8 яшьлек велосипедчы малайны бәрдерә. 

Бәхеткә каршы, бу авариядә корбаннар булмый. Малайның баш мие селкенә, бите, башы җиңелчә җәрәхәтләнә. Мондый очракларда, «Алла саклаган», дип әйтеп куябыз инде. Әмма  8 яшьлек малай ничек итеп өлкәннәрдән башка велосипедка утырып автомобиль юлына чыккан соң? Моңа кем юл куйган?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International