26 апрель — Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүенә багышланган хәтер көне

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген 2016 елнын 26 апрелендә, сәламәтлек саклау, пенсия фонды, прокуратура территориаль органнары, муниципаль район хакимияте белән берлектә Балык бистәсе муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүенең 30 еллыгы уңаеннан "түгәрәк өстәл" чарасын уздырды. Чарага Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар һәм аларның гаилә әгъзалары чакырылган иде. Хакимият органнары һәм катнашучылар арасындагы әнгәмәдә социаль ярдәм чараларын бирү, торак бирү мәсьәләләре,  сәламәтлек саклау органнары эшчәнлеге һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Чара соңында Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хәбибуллин Рашат Хәбри улы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International