Балык бистәсе гимназиясендә якташыбыз,каһарман танкист, гвардия капитаны Петр Иванович Савинов исемендәге хәрби дан музее ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасының хәрби комиссары, генерал-майор Рим Мостаев, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, “Татарстан Республикасы комсомол ветераннары” җәмәгать оешмасы рәисе Борис Леушин, Петр Савинов бертуганының оныгы Владимир Савинов һәм башка туганнары, районыбызның ветераннары катнаштылар.
Музейның әлеге уку йортында ачылуы очраклы түгел. Петр Савинов 1938 елда Балык бистәсе мәктәбен тәмамлаган.
Бу тантанадан тулырак репортажны, каһарманның хәрби батырлыклары турында язманы газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Илгиз Җамалиев.